Дилә Нигъмәтуллинага: «Элек чибәр булгансыз, хәзер мумиягә охшап барасыз»
Җырчы Дилә Нигъмәтуллина иске документларын барлаган вакытта үсмер чак фотоларына тап булган. Әлеге фотоларны күреп, җырчы бик гаҗәпсенгән. «Менә бу фотоларны тапкач шундый озак көлдек. Сез дә бер рәх...
Җырчы Дилә Нигъмәтуллина иске документларын барлаган вакытта үсмер чак фотоларына тап булган. Әлеге фотоларны күреп, җырчы бик гаҗәпсенгән. «Менә бу фотоларны тапкач шундый озак көлдек. Сез дә бер рәхәтләндереп көлеп алыгыз әле. Кызык бит? 1999, 1998 еллар. Кровь с молоком», – дип язган ул үзенең Инстаграмдагы шәхси битендә.
Диләнең бу фотолары тамашачылары арасында төрле фикерләр уяткан. Берәүләр соклана, икенчеләре тәнкыйтьли. Комментарийлар арасында түбәндәге фикерләр бар:
«Кит әле, Дилә. Бу фотога 20 елмы? Бик олы күренәсең ич, әниеңдер?»
«Лучше чибәр булгансыз яшь вакытыгызда, хәзер нәрсә? Мумияга әйләнеп ошап барасыз».
«Хәзерге матурлык ясалма матурлык, бөтенесе Барби курчагы булып бетте. Элек чибәр булгансыз, җитди итеп кенә төшкәнсез. Хәзер күбесендә ясалмалык, кыланып төшәләр».
«Элек матуррак, бизәнмәгән саф кыз бала».
«Матур естественный фотка. Көлерлек берни юк. Ясалмалык юк. Чын чынлык»
«Бик матур фотосурәтләр! Һәр чорның үз матурлыгы! Ихлас күз карашы! Хәзерге заман фотоларындагы кебек авыз бөрелмәгән».
Автор: А.Галимова
Фото: Инстаграм @dilyanig
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
«Нина и хлебные карточки»: укучыларны уйга калдырган премьера
-
Тукай премиясенә кемнәр лаек яки премиягә кандидатлар турындагы матбугат конференциясендә 2025 ел кандидатлары турында сөйләшмәү
-
Камал театрының яңа бинасында «Камал кичләре» узды
-
«Төзәтмәгән әйбер өстендә яңа нигез тудырып булмый». Түбән Кама театрының баш режиссёры Лилия Әхмәтова «Борһан йорты» спектаклен икенче тапкыр куя
-
Чаллы театры актрисасы Чулпан Арсланова Татарстанның атказанган артисты исеменә лаек булды!
-
«Слушай мои позывные», «Просто жить»: Ватанны саклаучылар елы һәм Бөек Җиңүнең 80 еллыгына Казан Яшь тамашачы театрында тагын нинди премьералар көтелә?
-
Сәйдәшев исемендәге концерт залында Чайковский һәм Штраус көйләре яңгырады!
-
Миләүшә Хәйруллина: «Кызыл юлдан»
Комментарий юк