Логотип
Хәбәрләр

Дилә Нигъмәтуллина белән Рәшит Шамкайны нәрсә бәйли?

Бүген татар сәнгать дөньясында ике кешенең туган көне. Юморист, шагыйрь Рәшит Шамкай һәм җырчы Дилә Нигъмәтуллинаның туган көннәре.

Бүген татар сәнгать дөньясында ике кешенең туган көне. Юморист, шагыйрь Рәшит Шамкай һәм җырчы Дилә Нигъмәтуллинаның туган көннәре.

«Сәхнә» журналы редакциясе аларның икесен дә чын күңелдән котлый, иҗат чишмәләренең саекмавын теләп кала.

Дилә: «Мине берничә кеше ел саен 25 дә котлый. Ә бер дустым бар, еееел саен 27 дә тәбрик итә (традиция буенча түгел оныта). Аннары минем берничә иптәш кызым бар, бер көнне туганбыз. Инде әллә ничә ел күрешкән юк, әмма туган көннәр белән котлашабыз!» дип яза.

Рәшит абыйның шигырьләрен тәкъдим итәбез.

***

Эх син, яшьлек, кайнар яшьлек,

Ник пырдымсыз, ник син дуамал?

Тапканнарның һич кадерен белми

Һаман чаба, һаман куа мал.

 

Дөрләп торган яшьлек, гөрләп торган эшләр.

Килер бер көн, гомер уртасы

Дәртең калыр, ә дәрманның

Җегәрлеге бетсә ни эшләр.

 

Кеше гомере шундый икән:

Тора гомер ике өлештән.

Бакыр булса аның картлыгы,

Яшьлек тора алтын-көмештән.

 

Яшьлегендә яшьнәп тора бәндә,

Тик сиздерә акыл кытлыгы.

Картлыгында бик акыллы, тыйнак, сабыр,

Интектерә саулык юклыгы.

***

Этем дә юк минем, песием дә

Якыннарым минем еракта.

Гомерем узды, чәчем агарды

Тараканлы тулай торакта.

 

Чибәр идек, горур идек,

Сайлап кына сөйдек ярларны.

Сөймәдек без малай-шалайларны,

Сөйдек бары кәттә байларны.

 

Ундүрт яшьтән күрше Галимҗан

Сөям диеп йөрде буталып.

Кемнәр белән сиптергәнне минем күргәч

Кинәт кенә калды югалып.

 

Мерседеслар, рестораннар һәм сауналар –

Барысы да артта калдылар.

Биргән бүләкләрен кәттә егетләр

Һәммәсен дә кире алдылар.

 

Этем дә юк минем, песием дә,

Ирем дә юк минем, балам да...

Җанны өшетә кеше сүзләре.

Күптән үткән яшьлек төпкеленнән

Карап тора төсле

Галимҗанның моңсу күзләре.

 

***

Яратам мин сине, урыс теле,

Синдә тапкыр матур сүзләр күп.

Тик гафу ит, зинһар, ачуланма

Якын түгел ана теле күк.

 

Икенче ана теле диеп сине

Тукыдылар сабый вакыттан.

Күз ачылгач белдек, дошман теле

Булып калдың соңра актыктан.

Синең телең белән бу дөньяда

Күпме газиз башлар киселгән.

Күпме халык колга әверелгән,

Күпме халык беткән, изелгән...

 

Булышма син, урыс, безнең белән,

Әйдә яшик куеп иңне-иңгә.

Безне талап җыйган малларыңны

Чебен-черки ташый чит илгә.

 

Үзеңне дә чебен басты бугай,

Әйтим әле сиңа турысын:

Селкен әле, бәлки чебеннәрең качар,

Дула әле бер, бәгърем, урысым!

***

Айлар, еллар һәм атналар

Агар да агар әле,

Әҗәл килеп, көтмәгәндә,

Ишекне кагар әле.

 

Көн артыннан көн үтә торыр,

Гомер җебен сүтә торыр.

Берәү дә мәңге килмәгән,

Килгән кеше китә торыр.

 

Без бүген сау, без сәламәт,

Уйныйк, көлик, җырлыйк, биик.

Берәү дә мәңге килмәгән,

Исәннәрнең кадерен белик.

 

Олыны олы итик, кечене кече итик,

Яшик әле уйлап кына.

Берәү дә мәңге килмәгән –

Без монда кунак кына!

***

 

Әллә нигә күңел тыныч түгел,

Борчылырга сәбәп юк сыман.

Бар да җитеш, бар да янымда,

Кемне эзлим, кемне юксынам?..

 

Без күп йөрдек, бик күп хезмәт салдык

Инде ихтирамга лаекбыз.

Без күп салдык, хәтта юлдан яздык,

Бар да узды, инде аек без.

 

Ашыйсын ашаган, эшлисен эшләгән диеп

Безнең хакта әйтәләр сыман.

Күңел чиста хәзер, бер гөнах юк,

Яңа яуган ап-ак кар сыман.

 

Күңел төпкелендә изге урын.

Анда беркем үтеп кермәгән.

Анда пөхтә, аяк эзе дә юк,

Беркем тәртип бозып йөрмәгән.

 

Йөрәк түрендә бер бушлык ята,

Язылмаган анда хәреф тә.

Кайда адашып очып калды икән

Шунда оялыйсы фәрештә?..

 

***

Өзешәбез, сөзешәбез

Этешәбез, төртешәбез.

Бер-беребезне сөймибез,

Юри генә сыйлыйбыз.

 

Бакчага таш атабыз,

Бер-беребезне сатабыз.

Почему? – Потому что Татар без!

 

Без сөймибез башкортны, удмуртны

Чувашны, мукшыны, марины, юашны.

Урыс безгә атланган, әйтерсең лә юртак без,

Урыс белән уртак без.

Потому что куркак без.

 

Таралганнар, таркалганнар,

Урыс белән пар калганнар.

Гореф-гадәтләрен ташлаганнар,

Кәфер дудкасына бии башлаганнар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк