Логотип
Хәбәрләр

Дилә Нигъмәтуллина гаиләсендә күңелсез хәл

Җырчы Дилә Нигъмәтуллина тормышын Инстаграмда күзәтүчеләр артистның хастаханәдә йөрүеннән куркуга калды.

Җырчы Дилә Нигъмәтуллина тормышын Инстаграмда күзәтүчеләр артистның хастаханәдә йөрүеннән куркуга калды. Дилә үзе түгел, ә кызы Сәфинә белән табибларга күренергә барган. Җырчы сүзләренчә, берничә көн элек кыз аягын бәргән булган. Үзе төзәлер әле, дип берничә көн йөргәннәр соң, Сәфинәнең аяк авыртуы көчәйгән генә. Нәтиҗәдә, мәктәптән тагын шул ук аягын бәреп кайткан Сәфинәне әнисе табибка күрсәтергә мәҗбүр булган.

«Гипстан башка гына төзәлер дип өметләнгән идек, кызганыч», – дип хәбәр итә Дилә Нигъмәтуллина. Рертген результатлары күрсәткәнчә, Сәфинәнең аяк бармагы сынган. Хәзер кызчыкның аягы гипста, ә үзе ул култык таягына атланып йөри. Тик Сәфинә бер дә моңаймый, бу вакытлы гына авырлыкны елмаеп каршы ала ул. Әнисе исә Сәфинәнең укуын калдырмас өчен, кызны култык таягы белән мәктәпкә җибәреп карамакчы. Ә безгә яраланган укучының мәктәптәге уңышларын җырчы әнисенең Инстаграм аккаунтында күзәтеп барырга гына кала.

Сәфинәнең тизрәк савыгуын телибез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк