Дилә Нигъмәтуллина ире белән аерылышу мәсьәләсенә нокта куйды
«Мин һәрвакыт гаиләне саклап калу ягында идем...»
Бер-берсен яратып кавышкан парларның аерылышуы, гаиләләр җимерелү бик күңелсез күренеш. Ул ике як өчен дә борчулы, авыр чор...
Аерылышуны үз башыннан кичергән җырчы Дилә Нигъмәтуллина да бу мәсьәләгә аерым тукталып, үз фикерен әйтергә булган. Дөресрәге, Диләне бу адымга Инстаграмда киңәш сорап язылган күпсанлы хатлар этәргән.
«Мин психотерапевт түгел. Үз вакытында мин дә «Алга таба нишләргә?» дигән сорау белән озак икеләндем, чөнки мин һәрвакыт гаиләне саклап калу ягында идем.
Әмма! Шулай да әлеге җитди адымга барырга җөрьәт иткән кеше буларак, үз мисалымда берничә киңәш бирә алам:
– Гаилә психологына мөрәҗәгать итегез, үз көчең белән бу авырлыкларны җиңеп чыгу кыен;
– Үз-үзегезне аңларга тырышыгыз. Күп вакыт хатын-кыз үз тормышыннан (тышкы кыяфәтеннән, эшеннән һ.б.) канәгать булмыйча якыннарына карата дорфа мөнәсәбәттә була. Үз-үзеңне кабул итәргә һәм яратырга кирәк, шуннан соң гына сезне башкалар яратачаклар;
– Һәрнәрсәдә мөстәкыйль булырга омтылыгыз. Әлбәттә, ир-атның матди ярдәме кирәк, ләкин бу кайвакыт күп төрле аңлашылмаучанлыклар да китереп чыгарырга мөмкин. Миллионлаган хатын-кыз матди яктан иренә бәйле булу сәбәпле, аерылышырга куркып яши. «Аерылсам бернәрсәсез калам», – дип уйлау – иң зур куркуларның берсе. Бу халәтне булдырмас өчен хатын-кыз үзен-үзе акчалата тәэмин итәргә сәләтле булырга тиеш.
– Аерылышу мәсьәләсендә вакытны сузарга кирәкми. Бу дөньяга беребезнең дә мәңгелеккә килмәгәнен онытмаска кирәк. Сез үзара аңлашкан арада бик күп вакыт заяга уза. Уңай нәтиҗәгә җитәр өчен тизрәк эш итәргә кирәк!
Болар бары тик минем шәхси фикерләрем генә. Кемдер килешергә мөмкин, кемдер килешмәскә... Нинди генә карар кылсагыз да, ул сез теләгән нәтиҗәгә китерсен. Бәхетле булыгыз! Бу дөньяда бәхетле кешеләр күбрәк булган саен киләчәгебез һәм балаларыбыз бәхетле булачак!» – дип яза җырчы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк