Логотип
Хәбәрләр

Дилә Нигъмәтуллина: «Шөгыльләнеп алгач, кәефләр дә күтәрелеп китә»

Рамазан аена аяк бастык, дуслар. Ураза  тотучылар үзләренең режимнарын бераз үзгәртәләр.

Рамазан аена аяк бастык, дуслар. Ураза  тотучылар үзләренең режимнарын бераз үзгәртәләр. Җырчы Дилә Нигъмәтуллинага да спорт белән шөгыльләнгәнен күреп сорау биргәннәр, янәсе сез ураза томыйсыз мени. Дилә әйтүенчә, ураза тотканда авыр спорт белән шөгыльләнүне кичектереп торырга кирәк, ә йога, пилатес менә дигән альтернатива булачак.

«Стрейтчинг, пилатес, йога кебек юнәлешләр файдага гына. Фатирда ятып болай да хәрәкәт әз. Шөгыльләнеп алгач, гомуми халәт яхшылана, кәефләр дә күтәрелеп китә», дип яза җырчы.

Дилә әле бер айдан шпагатка утырам дип вәгъдә биргән үзенә. Хәзер шөгыльләнә башлаганына ике атна булган, җырчы нәтиҗәләр белән канәгать.

Афәрин, Дилә, без сиңа ышанабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк