Логотип
Хәбәрләр

Дилә Нигъмәтуллинага психолог ярдәме

Үзем аерылган кеше буларак, «Бу карарга ничек килдегез, аерылудан соң булган стрессны ничек кичердегез?» кебек сораулар шундый ук ситуациядә калган хатын-кызлардан еш килә.

Дилә Нигъмәтуллина, татар эстрадасы җырчысы:

– Мин шәхсән үземә кызык һәм актуаль булган теманы ачыкламакчы идем. Инстаграмда директка тамашачылармынан бик күп сораулар килә. Без аралашабыз, мин сорауларга булдыра алганча җавап бирәм. Шундый бер кызык күренеш, мин үзем аерылган кеше буларак, «Бу карарга ничек килдегез, аерылудан соң булган стрессны ничек кичердегез?» кебек сораулар шундый ук ситуациядә калган хатын-кызлардан еш килә.

Мин инде әлбәттә бүлешәм, чөнки аерылу ул беркемгә дә җиңел бирелми. Һәр хәлдә ул кеше организмы өчен стресс. Шуңа күрә үземә киңәш сорап мөрәҗәгать иткәннәргә үземә ярдәм иткән ысуллар белән бүлешеп, хәлдән килгәнчә ярдәм итәргә тырышам.

Һәм шундый бер конкрет ситуациядән чыгып сорау бирер идем мин. Бер ханым белән аралашуым аеруча истә калды. Без аның белән бик озаклап, берничә көн дәвамында төнге 2 гә кадәр сөйләштек. Чын күңелдән кешегә ярдәм итәсе килә бит инде. Аның хатларыннан бик каты стресс кичергәне, депрессиядә булганы сизелеп тора иде. Мин заманында үзем дә психологка мөрәҗәгать иттем. Бу беркем өчен дә сер түгел. Хәзер дә кайвакыт терапияләр узам. Шушы ханымга да үземә ярдәм иткән белгеч белән элемтәгә керергә киңәш иттем. Берничә көн үткәч, бу ханымга «Бардыгызмы психологка?», – дип сорап яздым. Аңа киңәш иткән белгечкә дә миннән кеше киләчәк, дип алдан әйтеп куйган идем. «Юк, андый кеше булмады», – дип җавап кайтарды. Шуның белән бу ханым юкка да чыкты. Бәлки аңа минем киңәшләрем ярдәм иткәндер, әллә шушы депрессиядән үзе чыгу юлларын тапканмы, белмим...

Әмма, әлеге конктрет мисалдан гына чыгып әйтүем түгел, бик күп очракта кешегә ярдәм итәсе килә, син аның белән аралашасың, үзеңә ярдәм иткән белгечләргә җибәрәсең, ә кеше анда бармый да, шалтыратмый да... Нәрсәдән чыгып кеше шулай эшли икән? Бу кешенең тормышын үзгәртергә теләмәвеме, яисә берәр эчке куркулармы, үз-үзенә ышанмаумы, кешенең үз тормышына битарафлыгына нәрсә этәргеч булып тора? Андыйларга корбан булып мескен кеше хәлендә утыру рәхәтме икән? Менә шушы сорауларга ачыклык кертер идем мин.

Үз тормышымдагы бер кечкенә генә мисалны китердем, миңа алай ярдәм, киңәш сорап мөрәҗәгать итүчеләр шактый була. Якыннарым, дусларым арасында да. Үзем дә психолог булып беттем бугай инде. Әмма, миңа киңәш артыннан килгән кеше ни өчен мин әйткән сүзләргә колак салмый икән? Кабатлап әйтүдән файда да юк, чөнки берни дә үзгәрми. Шулай ук психологка барып та тормышларын үзгәртә алмый кайберәүләр. Моның сәбәбе нидә?

 

Психолог Вәсилә Шәмсевәлиева җавап бирә:

Күнегелгән тормышны үзгәртү зур эчке көч һәм әзерлек таләп итә. Һәркемнең үз вакыты дип әйтер идем мин. Ләкин кайберәүләр гомере буена да билгеле бер карарга килә алмыйча, бары тик киңәш кенә тыңлап яши. Психологка мөрәҗәгать итү – ул әле кешенең үзгәрешләргә әзер булуы дигән сүз түгел.

Кешедәге эчке психологик процесслар, яшәү рәвеше, мөнәсәбәтләрдә үз-үзен тотышы бала-чактан ук паттерн (шаблон) булып формалаша. Әлбәттә, үсә төшкән саен, җәмгыять йогынтысы, төрле вакыйгалар аркасында боларның барысы да үзгәрә. Аерым бер очракларда эчке ризасызлык туа.

Шул вакытта кеше үз-үзенә сораулар бирә башлый да инде. Охшаган язмышлы кешеләргә киңәшкә бара, килеп туган мәсьләдә чишелеш табарга тырыша. Ләкин һәркемнең үзаң дәрәҗәсе, фикер йөртү үзенчәлеге төрле. Шуңа күрә кемгәдер ярдәм иткән киңәш-табыш икенче берәү тарафыннан бөтенләй кабул ителми.

«Мескен кеше» булып яшәү исә икенчел файда булырга мөмкин. Бу халәттән чыгуга кешегә фикерләре, карарлары, эшләре өчен җаваплылыкны тулысы белән үз өстенә алырга кирәк булачак. Ә ул бу үзгәрешләргә әзерме соң? Ә ул башкача яши алыр микән?

Психолог белән эшләү нәкъ менә эчке әзерлекне, ихтырны үстерүгә юнәлгән була да инде. Бу – процесс, һәм ул җиңел дип әйтмәс идем. Каршылыклар белән дә эшләргә туры киләчәк. Шулай да үз халәтең өчен үзеңне җаваплы тоеп үзгәрә башлау, алга таба тормышыңны үзгәртү – эчке бөтенлекнең нигезе булып тора.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк