Дилә Нигъмәтуллинаның ире кем икәне билгеле булды

«8 ноябрь... Нәкъ шушы көнне берничә ел элек минем тормышымда көтелмәгән очрашу булды. Миңа бу вакыйга инде әллә кайчан булган кебек тоела. Башка чор, башка карашлар, мин дә башка...
Гадәттә авыллардан килеп укучы студентлар ноябрь бәйрәмнәрендә өйләренә кайтып китәләр иде. Транспорт булмау сәбәпле бу юлы мин кайта алмадым. Кичен иптәш кызым төнге клубка чакырды. Үзем андый чараларга йөрергә яратмасам да, аның тәкъдимен кабул иттем. Дөресрәге, мин андый күңел ачу чараларының кирәген тапмыйм. Шуңа күрә барган очракта да, артык теләк белдермичә, дусларыма иптәшкә генә йөрдем. Ә төнге клубларда егетләр белән танышу минем өчен бөтенләй башка сыймаслык хәл иде. Танышсам да, үз исемемне әйтмичә, Аделина яисә Аида исемен әйтә идем.
Ул кич башкаларыннан берничек тә аерылмады. Килдек, биедек, күңел ачтык та кайтырга җыендык. Шул вакыт, иптәш кызымның кинәт планнары үзгәрде, клубта күптәнге танышын очратты. Ул үзе генә түгел, янында дусты да бар иде. Ул «дус» миңа бер дә ошамады, һәм мин бу компаниядә калуыма бик шат түгел идем. Иптәш кызым кыстаганга гына берәр сәгатькә калырга ризалаштым...
Шушы 1 сәгать минем бөтен тормышымны үзгәртте...» – дип яза җырчы Инстаграм тасмасында.

Дилә Нигъмәтуллинаның тормыш иптәше белән танышу шушылай булган. Әлеге тарихның дәвамын түземсезлек белән көтеп калабыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
1092
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
«Илнарга карата авыр сүзләрегезне кабул итмим!»
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
ARTS BILER FORUM
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы
  • Световозвращающие элементы на одежде ребенка могут спасти ребенку жизнь
  • Световозвращающие элементы на одежде ребенка могут спасти ребенку жизнь
Реклама
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
ARTS BILER FORUM
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы