Диләрә Илалетдиновага кияүгә чыгарга тәкъдим ясаганнар
Шушы көннәрдә җырчы Диләрә Илалетдиновага сөйгән яры кияүгә чыгарга тәкъдим ясаган. Диләрә «Ярар», дип җавап биргән. «Яратам сине, җимешем», дип тә язып куйган ул. Бу вакыйга Диләрәнең кечкенә генә от...
Шушы көннәрдә җырчы Диләрә Илалетдиновага сөйгән яры кияүгә чыгарга тәкъдим ясаган. Диләрә «Ярар», дип җавап биргән. «Яратам сине, җимешем», дип тә язып куйган ул. Бу вакыйга Диләрәнең кечкенә генә отпускы вакытында булган икән, шуннан кайткач ул үзенең хис-кичерешләрен инстаграмга пост итеп язган. «Минем кыска гына ялларым да ахырына якынлашты. Хис-кичерешләрем эчемә сыймый. Иң мөһиме, мин хәзер ‒ килен статусында. Тормышымның яңа бите ачылды. Бу вакыйгалардан соң мин шуны аңладым, тормыштагы очраклыклар безгә юкка гына бирелми. Кайвакыт син үзеңнең тиң ярыңны эзлисең-эзлисең, ә тормыш башка төрле очраклык әзерләп куйган була», дип яза Диләрә. Ул, күрәсең, үзенең сөйгән яры белән ничек табышуы хакында язгандыр. Диләрәне котлыйбыз, бәхете гомерлек булсын!
Автор: Г.Хәлиуллина
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
«Нина и хлебные карточки»: укучыларны уйга калдырган премьера
-
Тукай премиясенә кемнәр лаек яки премиягә кандидатлар турындагы матбугат конференциясендә 2025 ел кандидатлары турында сөйләшмәү
-
Камал театрының яңа бинасында «Камал кичләре» узды
-
«Төзәтмәгән әйбер өстендә яңа нигез тудырып булмый». Түбән Кама театрының баш режиссёры Лилия Әхмәтова «Борһан йорты» спектаклен икенче тапкыр куя
-
Чаллы театры актрисасы Чулпан Арсланова Татарстанның атказанган артисты исеменә лаек булды!
-
«Слушай мои позывные», «Просто жить»: Ватанны саклаучылар елы һәм Бөек Җиңүнең 80 еллыгына Казан Яшь тамашачы театрында тагын нинди премьералар көтелә?
-
Сәйдәшев исемендәге концерт залында Чайковский һәм Штраус көйләре яңгырады!
-
Миләүшә Хәйруллина: «Кызыл юлдан»
Комментарий юк