Логотип
Хәбәрләр

Дилбәр Булатова татар китапларын Рифат Фәттахов кебек продюсерлар танытырга тиеш дип саный

(Казан, 21 март, “Татар-информ”, Динә Йосыпова). Башкортстан публицисты, "Тулпар" журналының проза бүлеге мөдире Дилбәр Булатова фикеренчә, татар китапларын халыкка танытуны продюсерлар башкара алыр и...

(Казан, 21 март, “Татар-информ”, Динә Йосыпова). Башкортстан публицисты, "Тулпар" журналының проза бүлеге мөдире Дилбәр Булатова фикеренчә, татар китапларын халыкка танытуны продюсерлар башкара алыр иде. “Бәлки, продюсер Рифат Фәттахов, артистларны күтәргән кебек, безнең китапларны югары дәрәҗәдә рекламаларга һәм күтәрергә тиештер”, - диде ул “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында үткән матбугат конференциясендә.

Мисал итеп Дилбәр Булатова Чаллыда яшәүче татар язучысы Зифа Кадыйрованың иҗатын китерде. “Ул 100 меңнән артык китап саткан”, - диде ул. Тагын бер мисал итеп Дилбәр Булатова Башкортстанда яшәүче журналист, язучы Венера Мәҗитованы китерде. “Ул милли ризыклар әзерләргә өйрәтүче «Өй ашлары» китабы чыгара, аш-су рецептларын интернетта татарча тарата. Үз эшен куәтле итеп рекламалаганга, аның нәтиҗәсе дә була”, - диде Дилбәр Булатова.

“Без романнар язабыз, китаплар чыгарабыз дип горур утырабыз, ә аны халыкка чыгару, халыкка тарату турында уйламыйбыз, - ди публицист, - нәтиҗәдә халыкның ничек кабул иткәнен белә алмыйбыз”.

“Әдәбиятны рекламалау һәм халыкка тәкъдим итү мәсьәләсен карарга кирәк, - ди публицист, - бәлки, Рифат Фәттахов, артистларны күтәргән кебек, безнең китапларны югары дәрәҗәдә рекламаларга һәм күтәрергә тиештер. Бәлки, башка продюсерлар күтәрергә һәм шул ук вакытта акчасын да эшләргә тиештер. Бу инде, гадәттә, ачык мәсьәлә булып кала”.

татар-информ

Фото: Султан Исхаков

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк