Логотип
Хәбәрләр

Диләрә Иләлетдинова үзенең яшерен серләрен ачты

«Алар һәрвакыт төгәл, эш буенча сөйләшә, кайбер хатын-кызлар кебек гайбәт таратып йөрмиләр», – дип искәртә җырчы.

Җырчы Диләрә Иләлетдинова Инстаграм дуслары өчен үзе турында кызыклы фактлар белән уртаклашты. Сезгә дә танышырга тәкъдим итәбез, дуслар. Кайсылары белән килешәсез?

баян сыйныфы буенча музыка мәктәбен тәмамлый;

– доширак ашамый, хәтта исенә түзә алмый;

әле дә Disney каналыннан мультфильмнар карарга ярата;

– хатын-кызларга караганда, ир-атлар белән аралашуны кулайрак күрә, «Алар һәрвакыт төгәл, эш буенча сөйләшә, кайбер хатын-кызлар кебек гайбәт таратып йөрмиләр. Шулай да минем яхшы аралаша торган иптәш кызларым да бар», – дип искәртә җырчы.

мистика, триллер жанрларындагы кинолар карарга ярата, комедияләр бөтенләй кызыксындырмый;

өйдә үзе генә кунарга курка, әмма шул ук вакытта үзе генә калырга ярата (бары тик кичкә кадәр генә);

йөзә белми, тирәнлектән курка.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк