Логотип
Хәбәрләр

Дима Билан концертларын күчерә

Белгәнебезчә күптән түгел танылган җырчы Дима Билан «Планета Билан» концерт туры вакытында ике җирдән аягын сындыра. Шул сәбәпле аның гастроль турында үзгәрешләр булуы аңлашыла. Билан үзенең Инстаграм...

Белгәнебезчә күптән түгел танылган җырчы Дима Билан «Планета Билан» концерт туры вакытында ике җирдән аягын сындыра. Шул сәбәпле аның гастроль турында үзгәрешләр булуы аңлашыла. Билан үзенең Инстаграм битендә язылучылар белән яңалыклар белән уртнаклаша: «Табиблар белән озаклап киңәшкәннән соң, Евгений Григорьевич Финкельштейн җитәкләгән PMI промоутер компаниясе белән уртак фикергә килеп, турның зур өлешен без көзгә күчерергә булдык. Минем сезнең алдыгызда тугры буласым һәм мөмкинлемлекләремне тулысынча күрсәтәсем килә... шулай яратам. Тормыш миңа биргән бу вакытны мин файдалы итеп үткәрә алуыма ышанам. Альбомны әзерләү өстендә эшләп, яңа сингл яздырачакмын», - дип әйтә җырчы. Прибалтика илләрендә концертлар планлаштырганча апрель аенда булачак.

15.04 Минск

18.04 Вильнюс

20.04 Клайпеда

22.04 Таллин

24.04 Шауляй

26.04 Рига

Шулай ук Дима Билан концертларга билет алып өлгергән тамашачысына көз көне билетлар үз көчендә калуы турында хәбәр итте.

Текст: Эльвира Сабирова

Фото: Инстаграм @bilanofficial

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк