Дима Билан – Яна Рудковскаяга: «яратам сине, кадерлем!»

Кичә 37 яшьлек җырчы Рудковская турында үз фикерен ачыктан-ачык сөйләргә булган. Ул Яна белән уртак фотоны бастырып чыгарды. Дима билгеләп үткәнче, продюсерын ихлас хөрмәт итә һәм аның белән соклана. Әмма кайчак аларның дуслыгына аңлашылмаучылык комачаулый.

«Ул аңлаешлы һәм аңлаешсыз, якын һәм ерак, ихлас һәм бик серле, кыскасы, чын хатын-кыз була белә! 15 ел җәнҗаллар һәм аңлашылмаучанлык, мәхәббәт һәм ышаныч — яратам сине, кадерлем! Без төрле юллар белән барабыз, әмма еш кына төп кешелек сыйфатларында кисешәбез — дуслыкның кадерен беләбез!» – дип хис-тойгыйларын белдерде Билан.

Искәртеп узабыз, элегрәк Рудковская артист белән күптәнге романтик элемтәдә булуын белдергән иде. Аның сөйләве буенча, Евгений Плющенко белән очрашу гашыйкларның аерылышуында бердәнбер җитди сәбәбе булган. 

Автор: Г. Вәлиева

Фото: Инстаграм @bilanofficial

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
645
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
"Әни, бар, көч туплап кайт, синең эшең күп булачак әле..."
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы
  • Минзәлә театры Сабир Өметбаев бюстын аның туган авылына бүләк итте
Реклама
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы