Логотип
Хәбәрләр

Дин бетмәсә, фән дә бетмәячәк - Айдар Шәйхин

(Казан, 17 февраль, “Татар-информ”, Рәфидә Галимҗанова). Кичә, 16 февральдә, Казан университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында “Гыйлем” проектының чираттагы лекциясе узды. “Гыйл...

(Казан, 17 февраль, “Татар-информ”, Рәфидә Галимҗанова). Кичә, 16 февральдә, Казан университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында “Гыйлем” проектының чираттагы лекциясе узды. “Гыйлем” проектының җитәкчесе Айдар Шәйхин дин һәм сериаллар турында сөйләде. "Дин бетмәсә, фән дә бетмәячәк", - диде ул.

Айдар Шәйхин сүзен Ньютонның беренче әсәренә нигезләнеп башлады. "Ньютон фикеренчә, акыл белән иман һәм Алла белән дин бер-берсенә ярдәм иткәннәр. Безнең җәмгыятьтә бу тема табигый рәвештә күтәрелә. XXI гасыр җәмгыятендә дин белән көрәшмиләр. Ул, киресенчә, артык агрессив рәвештә көчәя, сәяси институтлар белән кушыла башлый. Иң дини дәүләтнең берсе - АКШ. Чөнки анда президентларның берсе дә атеист булмаган. Гомумән, сериаллары да Американың җәмгыятенә хас булган үзенчәлеккә бәйле. Кыскасы, безнең җәмгыятьтә дин бик кызыклы хәлдә. Бер яктан, ул урта гасырларда кебек түгел. Икенче яктан, аның белән көрәшмиләр. Безнең җәмгыять - сериаллар җәмгыяте. Алар XVII-XIX гасырның классик романнарын, ХХ гасырның популярлашып киткән романнарын һәм комиксларын алыштыралар. Җәмгыятьне чагылдырган сериалларда дин барыбер роль уйный".

Лектор яшьләрнең атеизмга карашлары турында да фикерен әйтте. "Бүгенге көндә атеизм модада. Ул кешене интеллектуаль яктан башкалардан аерылып торуның үзенчәлекле бер билгесе. Билгеле, бу җитди атеизм түгел. Җәмгыятьтә фәлсәфи рәвештә уйланып, атеизмга кергән кешеләр бик аз. Дин нинди генә рәвештә булса да, шул сериалларда чагылыш таба. Җәмгыятьтән динне аерып алырга мөмкин түгел. Дин бетмәсә, фәнебез дә бетмәячәк", - дип сөйләде Айдар Шәйхин.

татар-информ

Фото: Расих Фасхутдинов

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк