Логотип
Хәбәрләр

Динә Гәрәева: Без «Үзгәреш җиле» белән охшаш та түгел, көндәш дә түгел

«Барс-Медиа» татар медиа группасы башкарма директоры Динә Гәрәева «Татар җыры» фестивален «Үзгәреш җиле» фестивале белән чагыштырып булмый дип саный. Аның әйтүенчә, «Татар җыры»н үткәрүдә дәүләт катна...

«Барс-Медиа» татар медиа группасы башкарма директоры Динә Гәрәева «Татар җыры» фестивален «Үзгәреш җиле» фестивале белән чагыштырып булмый дип саный. Аның әйтүенчә, «Татар җыры»н үткәрүдә дәүләт катнашы юк. Бу хакта ул «Татар җыры» фестиваленә багышланган пресс-конференциядә әйтте.

«Безнең фестивальгә 19 ел, «Үзгәреш җиле», ялгышмасам, 3 ел уздырыла. Вакыт күрсәтер. «Үзгәреш җиле» ул дәүләт тарафыннан эшләнә, без барысын да үзебез эшлибез, шуңа күрә монда бернинди дә чагыштыру була алмый», – диде Динә Гәрәева.

Халыкара «Татар җыры» эстрада фестиваленең быелгы бюджеты – 11 миллион.

«Үзгәреш җиле» – ул башка төрле проект. Алар кебек чит артистларны чакырасызмы дигәндә, безнең үзебезнең дә, Аллаһка шөкер, артистларыбыз бик күп. Без фестивальгә иң яхшы җырчыларны, халык белгән җырчыларны чакырабыз. Без «Үзгәреш җиле» белән охшаш та түгел, көндәш дә түгел. Халык йөри икән фестивальгә, димәк, аны яхшы итеп оештырганнар», – диде ул.

«Фестивальнең 19 ел һәм «Барс-Медиа» компаниясенең 20 ел эшләве дәверендә без үзебезне шактый яхшы күрсәттек. Татар культурасы һәм татар эстрадасы үсешенә без бик зур өлеш керттек. Булган татар эстрадасын, татар җырын саклап калу белән бергә, замана белән бер дулкында булырга һәм заманадан артта калмаска кирәк. Балансны ничек тә булса саклап калу безнең өчен зарур», – диде «Барс-Медиа» башкарма директоры «Татар-җыры» фестиваленең әһәмияте турында.

XIX Халыкара «Татар җыры» эстрада фестивале турында тулырак «Интертат» сайтыннан укый аласыз.

Чыганак: Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк