Логотип
Хәбәрләр

Җәдит абыйларның «золотая китайкасын» урлап ашар идем...

Иң беренче Җәдит абыйларның «золотая китайкасын» урлап ашар идем...

Балачак хатирәләре һәркемнең күңелендә якты эз калдыра. Җырчы Илсөя Бәдретдинова ул чакларын аеруча җылы һәм кызыклы итеп искә ала. Бүген ул Инстаграм сәхифәсендә шул заманнарга кайтып килү мөмкинлеге булса, нәрсә эшләргә теләвен сөйләде (Текст үзгәртелмәде - А.Г.):

«Менә хәзерге акылым белән балачакка кайтып киләсе килә. Ууууххх ...

Иң беренче Җәдит абыйларның «золотая китайкасын» урлап ашар идем...
Аннары бөтен дусларны котыртып урманга чикләвеккә алып менеп китәр идем.
Аннары әнинең мендәр өстенә япкан ап-ак челтәре белән, вещ пычракка батып Шушмадан балык сөзеп кайтыр идем...
Мыш-мыш йөгерә-йөгерә кайтып Зәйнәп әбинең һәр көнне пешерә торган фирменный чуендагы ит белән бәрәңгесен ашар идем дә, ипи өстенә шикәр сибеп кукуруз җыярга китәр идем...

Ашыйсы килә бугай минем», – дип яза җырчы.

Ә сез балачакның нинди мизгелләрен вакытлыча гына кире кайтарыр идегез хәзер?

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк