Dj Radik һәм Айрат Сафин репетицияне кибеттә ясый башлаган

Бу көннәрдә DJ Radik һәм Айрат Сафин Башкортстан якларын гөрләтеп йөри. Егетләрнең концертлар куеп йөреп, вакытлары бөтенләй юк. Алар хәтта репетицияне кибет уртасында ясый башлаган! Шушы көннәрдә интернетта егетләрнең кибет уртасында җыр җырлап торганда төшерелгән видеосы пәйдә булды. Видеодан аңлашылганча, җырчылар кибеттә музыкаль инструментларга тап булган һәм вакытны әрәм итмәс өчен репетиция ясап алырга булган.

Ике куянның койрыгын берьюлы тотып булмый, диләр. Әмма  DJ Radik һәм Айрат Сафин моны булдырган. Сез дә Мәскәү егетләре кебек вакытны файдалы итеп уздырырга өйрәнегез!

Сүз уңаеннан, узган ел егетләр «Иң яхшы танцеваль трек» номинациясендә җиңеп, «TMTV» премиясенә ия булган иде. Быел да DJ Radik һәм Айрат Сафин номинантлар исемлегендә бар. Ә җиңү аларга елмаермы, юкмы икәнен 21 апрель көнне «Пирамида»да белербез. «TMTV» премияләрен тапшыру тантанасына килми калмагыз!

 

tmtv-online.ru

  • {mp4}5106{/mp4}

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
210
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Гөлназ Асаеваның хәле начарайган
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
ARTS BILER FORUM
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы
  • Казнага Кагылма
  • Казнага Кагылма
Реклама
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
ARTS BILER FORUM
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы