Логотип
Хәбәрләр

Дмитрий Дибров әти дә, бабай да булачак

Полина Диброваның инстаграмына куйган видеосыннан күренгәнчә, алар Дмитрий Дибров белән кабат әти-әни булырга җыеналар. Йөклелекнең вакыты зур булуы күренә. Видеода кечкенә уллары Илья энекәш я сеңлек...

Полина Диброваның инстаграмына куйган видеосыннан күренгәнчә, алар Дмитрий Дибров белән кабат әти-әни булырга җыеналар. Йөклелекнең вакыты зур булуы күренә. Видеода кечкенә уллары Илья энекәш я сеңлекәш теләвен әйтә. Күп кеше Полина үзе кыз телидер дип уйлыйлар, чөнки инде аның өч улы бар: сигез яшьлек Александр, дүрт яшьлек Федор һәм өч яшьлек Илья.

Полинаның язылучылары сабый 2019 ел башында дөньяга туар дип уйлыйлар. Дмитрий шулай ук бабай булырга да әзерләнә, аның кызы Лада да әни булырга әзерләнә.

Искәртеп үтик, Дмитрийның бу алтынчы, ә Полинаның дүртенче баласы булачак.

Автор: Гөлсинә Шәрәпова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк