Логотип
Хәбәрләр

«Дөнья тукталып кына түгел, бикләнеп калды»

Айдар Галимов белән интервью.

Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты Айдар Галимов белән узып барышлый гына сөйләшкән идек. Бик фәлсәфи әңгәмә килеп чыкты. Аның белән бәхет, гаилә иминлеге, күз тию, начар энергетика турында сөйләштек. Әңгәмәнең тулы варианты «Ватаным Татарстан» газетасында дөнья күрәчәк.

Өйдә утыру вакыты нинди сабак бирде, Айдар абый?

– Беренчедән, дөнья без уйлаганча гына бармый икәнен аңлатты. Шундый хәлләр килеп чыгарга мөмкин, син аның белән килешәсең, һәрхәлдә, каршы бара алмыйсың. Коронавирус кемнең-кем икәнен дә, кемнең чынлыкта нинди икәнен дә күрсәтте. Начар яктан гына дип уйламагыз, кемнәрнедер көтелмәгән яхшы яктан да ачылды. Кем белә, бәлки бу безгә Ходай Тәгаләнең үзеннән килгән сабактыр. Уйланыр, тормышның, эшеңнең, коллективыңның, тамашачыларыңның кадерен белер өчен андый вакытлар да кирәк икән. Чынлап та, дөнья шулкадәр үзгәрчән. Аралашып та була, күрешеп тә, нәрсә телисең, кая телисең – шунда барып була дигән уйлардан да арындырды. Дөнья тукталып кына түгел, бикләнеп калды. Мондый хәлләрнең булганы юк иде әле. Баксаң, моңа да әзер булырга кирәк икән. Үткәрә белергә, түзәргә, нәрсәнедер читкәрәк куеп торырга кирәк. Төрле сабаклар алдык, саный китсәң, күп инде…

– Күңел тынычлыгын кайдан алырга?

– Күңел тынычлыгы, уйлап карасаң, бик зур нәрсә. Әллә нинди уңышларга ирешергә, әллә нинди байлыклар тупларга, шул ук вакытта күңелеңдә тынычлык булмаска мөмкин. Бу – зур бәхетсезек, уйлап карасаң. Эшлибез, чабабыз, ниндидер планкалар куябыз, шуңа ирешергә тырышабыз һәм шул вакытта күңел тынычлыгын югалтырга мөмкинбез. Аны кайдан алып була? Беренчедән, шөкер итәргә, булганына канәгать булырга кирәктер. Күрше тавыгы – күркә булып күренә дигәндәй, башкаларың тормышы читтән һәрвакыт яхшырак күренә. Каян беләсең, эчтә ниләр барын? Гаиләңнән, балалардан, тормышыңнан канәгатьләнү хисе булса, тормыш җиңелрәк була, миңа калса… Дога уку, Ходай Тәгаләгә ышану да, аңа буйсыну да күңел тынычлыгы бирә.

Бу хакта тулырак: Ватаным Татарстан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк