Логотип
Хәбәрләр

«Дәшми түзә алмыйм!»

Марат Яруллин җырчы Ринат Рахматуллинга каршы бәхәскә керә. Күптән түгел Чаллы газетасында басылып чыккан мәкаләдә Ринат Рахматуллин Маратның артист буларак танылуы «Чакыр гына мине» җырына бәйле, дигән фикере яңгырый.

Хәзерге вакытта Мәскәүдә яшәп иҗат итүче Нижгар егете Марат Яруллин җырчы Ринат Рахматуллинга каршы бәхәскә керә. Күптән түгел Чаллы газетасында басылып чыккан мәкаләдә Ринат Рахматуллин Маратның артист буларак танылуы «Чакыр гына мине» җырына бәйле, дигән фикере яңгырый.

Марат исә, бу сүзләрне кире кага, бу мәсьәләгә карата аның карашы мондый:

«2018 елның башында Ринат абый Рахматуллин мине үзенең Мәскәүдәге «Космос» концертлар залында үткәрелгән сольный концертына чакырды. Шунда ул миңа үз репертуарыннан бер җырны башкарырга тәкъдим итте һәм без «Чакыр гына мине» җырын сайладык. Минем чыгышымнан соң Ринат абый үзе килеп рәхмәт әйтте, җырга яңа сулыш керде, халык та яңартылган вариантны яхшы кабул итте. Концерттан соң мин Ринат абыйдан бу җырны башка концерт-чараларда җырларга рөхсәт сорадым, ул берсүзсез ризалашты.

Аннан соң инде күп кенә тамашачылар бу җырның язма вариантын сорап яза башлагач, мин янәдән Ринат абыйдан ризалык алып, җырны Интернет киңлекләренә урнаштырдым.

Җыр шактый популярлашып киткәч, Ринат абый миңа шалтыратып «Энекәш, син минем җырны бик еш җырлый башладың әле. Алга таба да башкарасың килсә, җырны миннән сатып ал. Юк икән – бүтән җырлама», – диде. Мин озак та уйламыйча, җырның авторлык хокукларын Ринат Рахматуллиннан сатып алдым. Бүгенге көндә рәсми рәвештә ул җыр минеке.

Шуңа өстәп әйтәсем килә, Мәскәүдә үткәрелгән концертына Ринат абый берничек тә өйрәнчек җырчыны гына чакырмас иде. Мин инде ул вакытта артист буларак күп хезмәт күрсәткән идем. Һәм концертта минем катнашасымны белеп, минем тамашачыларымның да бирегә киләсе билгеле иде.

Хөрмәтле Ринат абый, Сез бик ялгышасыз. Зур сәхнәгә юлны миңа «Чакыр гына мине» җыры ачмады. Килешәм, Сез бу композициянең авторы һәм беренче башкаручысы, ә мин икенчесе генә. Ләкин, икенче башкаручы буларак мин инде онытылган җырга яңа сулыш өрдем һәм аннан кабат хит ясадым», – дип яза Марат үзенең Инстаграм тасмасында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Марат! Ул синен хазер пожизненное содержание наверное хочет требовать.