Логотип
Хәбәрләр

Дуңгыз бүләге: Яңа ел алдыннан «планеталар парады» һәм метеорит яңгыры көтелә

Декабрь азагында, төгәлрәге 29 декабрь төнендә «планеталар парады» дип аталган астрономик күренеш күзәтеләчәк. Ай, Венера, Юпитер һәм Меркурий бер линиядә була һәм шушы күренеш бер атна дәвам итәчәк....

Декабрь азагында, төгәлрәге 29 декабрь төнендә «планеталар парады» дип аталган астрономик күренеш күзәтеләчәк. Ай, Венера, Юпитер һәм Меркурий бер линиядә була һәм шушы күренеш бер атна дәвам итәчәк. «Парадны» көньяк-көнчыгыш юнәлештә күзәтергә мөмкин булачак. Бу хакта Мәскәү планетариясе хәбәр итә. 

Юпитердан көньяктарак кызыл Антарес йолдызы, ә Венера өстендә бик якты Арктур йолдызы булачак һәм бу барысы да бик матур күренеш тәшкил итәчәк, ди астрономнар. Бу күренеш 4 гыйнварга кадәр дәвам итәчәк.

Планеталар парадына бәйле хорафатлар һәм ышанулар да бар. Планеталар парады - астрономик күренеш, ул планеталарның бер яктан күренүен аңлата. Бу чагыштырмача сирәк очрый торган хәл. 

Тулырак интертаттан укыгыз.

 

Чыганак: интертат

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк