Логотип
Хәбәрләр

Ефремов изоляторда ничек яши?

8 июнь көнне юл һәлакәтендә исерек килеш кеше таптаткан артист Михаил Ефремовны суд сигез елга ирегеннән мәхрүм итте. Шушы көннәрдә актерның апасы Анастасия абыйсының изолятордагы тормышы турында сөйләгән.

8 июнь көнне юл һәлакәтендә исерек килеш кеше таптаткан артист Михаил Ефремовны суд сигез елга ирегеннән мәхрүм итте. Шушы көннәрдә актерның апасы Анастасия абыйсының изолятордагы тормышы турында сөйләгән.

Настя әйтүенчә, артист нормаль хәлдә, аңа берни дә янамый: «Барлык зоналар аны үзләренә чакыра. Ефремовны безгә җибәрегез!» диләр. Ефремов үзе белән пьеса алган һәм аны камерадашларына укый икән.

«Бу хәлләрдән соң күңеле төштеме?» дип сорагач, Анастасия абыйсының көчле һәм көйсез түгеллеген әйткән. «Ул теләсә нәрсә ашый һәм теләсә ничек йоклый ала. Кирәк булса, төрмә киеме робада да йөри ала. Бу гына аны сындырмаяча», – дигән ул.

Ефремова әлеге вакытта туганнарының барлык юллар белән артистны изолятордан чыгарырга тырышуы турында әйтә. «Җәзаны Мишкага бирмәделәр. Җәзаны безгә бирделәр. Балаларына, гаиләсенә. Дөресен әйткәндә, әгәр шундый дәрәҗәдәге артистын югалтса, җәза бөтен илгә бирелде дигән сүз...»

Бу сүзләрне әйткән вакытта Анастасия абыйсының шул авариядә кеше үтерүен хәтердә тотты микән? Аның да гаиләсе, хатыны, балалары булган бит. Бәлки, ханымга: «әйе, абый гаепле, аның аркасында кеше үлде, җәзаны дөрес бирделәр» дип әйтергә вакыттыр?

Чыганак: Өмет

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк