Логотип
Хәбәрләр

Ефремов үз гаебен танудан баш тарта

Актёр Михаил Ефремов үзен Мәскәү үзәгендәге юл һәлакәтендә гаепле дип санамый. Бу хакта «Мәскәү 24» телеканалына аның адвокаты Эльман Пашаев белдерде.

Актёр Михаил Ефремов үзен Мәскәү үзәгендәге юл һәлакәтендә гаепле дип санамый. Бу хакта «Мәскәү 24» телеканалына аның адвокаты Эльман Пашаев белдерде.

Юрист моны «вакытыннан алда» санаганга күрә, җентекләп сөйләүдән баш тартты. Уо билгеләп үткәнчә, Ефремовның «зыянны каплау» теләге турындагы сүзләрен, юл-транспорт һәлакәтендә аның машинасы катнашкан өчен, акча түләү теләге буларак кабул итәргә кирәк.

«Аның машинасы катнашында үлем белән тәмамланган юл-транспорт һәлакәте булды. Динле кеше буларак, ул зыян күрүчеләргә ярдәм итәргә теләгән. Әмма бу аның нәрсәдә дә булса гаепле булуын аңлатмый», – дип фикерли адвокат.

Моннан элек Пашаев Ефремовның йөрәге белән проблемалары булуын хәбәр иткән иде.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк