Логотип
Хәбәрләр

Егор Крид алтын тешләр куйдырган

Хайп төшенчәсе кеше тормышының көндәлек күренешенә әверелде. Һәркем үз кулыннан килгәнчә «мөгез чыгара». Әлбәттә, сүз, беренче чиратта, эстрада артистлары турында бара. Ни өчен дигәндә, аларга һәрвакы...

Хайп төшенчәсе кеше тормышының көндәлек күренешенә әверелде. Һәркем үз кулыннан килгәнчә «мөгез чыгара». Әлбәттә, сүз, беренче чиратта, эстрада артистлары турында бара. Ни өчен дигәндә, аларга һәрвакыт игътибар үзәгендә булырга кирәк, шунлыктан алар шәхси тормышларын төрле яклап социаль челтәрләрдә яктырта. Рус эстрадасында «Black Star» лейблы астында чыгыш ясаучы Егор Крид инстаграмда язылучыларын үзенең алтын тешләре белән шаккаттырды.

Фото астындагы комментарийларда җырчының мондый кыланмышын хупламаганнар, билгеле. Берәүләр аны булган байлыкларын хәйрия эшләренә кулланмыйча әрәм-шәрәм итеп йөрүендә гаепләсә, икенчеләре исә артистның сакалын сагына. Кыскасы, мондый үзгәрешләргә артистның тамашачылары әлегә әзер түгел булып чыкты.

Ә Сез ни диярсез?

Автор: А.Галимова

Фото: Инстаграм @egorkreed

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк