Логотип
Хәбәрләр

Екатерина Андреева кабат эфирда

Бер ай элек Екатерина Андрееваны Кирилл Клейменов алыштырган иде, ул алып барган «Время» тапшыруы Мәскәү вакыты белән чыга иде, ә Екатеринаныкы башка регионнар өчен. Андреева шулай ук шимбә көн тапшыр...

Бер ай элек Екатерина Андрееваны Кирилл Клейменов алыштырган иде, ул алып барган «Время» тапшыруы Мәскәү вакыты белән чыга иде, ә Екатеринаныкы башка регионнар өчен. Андреева шулай ук шимбә көн тапшыруларын да алып бара иде. Ләкин кичә ул кабат экраннарга кайтты.

Екатерина Андреева үзе эфир вакытының алышынуы турында болайрак язган иде: «Җитәкчеләр шулай хәл итте. Мин китмәдем, мин һаман да эшлим, илебезнең күп халкы мине күрә ала».

Екатерина Андреева инде 20 ел бу тапшыруны алып бара, аның телевидениедан китүе турында төрле имеш-мимешләр күп йөри иде, ләкин алып баручы үзе аларга игътибар итми.

Екатерина Андреева актив рәвештә инстаграм алып бара. Фанатлар аның бик яшь күренүенә сокланалар, алып баручы әйтүенчә ул битенә бернинди операцияләр дә ясатмаган. Ул бары тик дөрес тормыш рәвеше алып бара, бөтен сере дә шунда.

Автор: Гөлшат Хәлиуллина

Фото:  @ekaterinaandreeva_official

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк