Логотип
Хәбәрләр

Екатерина Андреевага алмаш тапканнар

«Время» тапшыруының алып баручысы Екатерина Андрееваны Кирилл Клейменов алыштырачак. Андреева шимбә көнне чыгачак эфирларда гына калачак. Бу елның февраль аенда Екатеринаны алыштырырга тырышканнар иде...

«Время» тапшыруының алып баручысы Екатерина Андрееваны Кирилл Клейменов алыштырачак. Андреева шимбә көнне чыгачак эфирларда гына калачак. Бу елның февраль аенда Екатеринаны алыштырырга тырышканнар иде инде, ләкин ул май аенда кире кайтты.

Екатерина Андреева үзенең телевидениедан китүе хакындагы имеш-мимешләрне таратырга ашыгып: «Моё время закончиться не может», ‒ дип язган иде.

Үзенең инстаграмында ул «Мин «Время»ны бөтен илдә алып барам, ә Мәскәү ул әле бөтен Рәсәй түгел» ‒ диде.

Узган елны «Время» тапшыруына 50 ел булган, ә Екатерина Андреева аны инде 20 ел алып бара.

2018 елның 19 февраленнән тапшыру яңа студиядә чыга башлады.

 

Автор: Гөлшат Хәлиуллина

Фото: @ekaterinaandreeva_official

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк