Логотип
Хәбәрләр

Экологлар: Казан һавасында зарарлы матдәләр күләме нормадан артык түгел

Казанда һавада зарарлы матдәләр концентрациясе тиешле нормадан артып китүе ачыкланмаган. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына ТР Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы матбугат хезмәтеннән хәбәр ит...

Казанда һавада зарарлы матдәләр концентрациясе тиешле нормадан артып китүе ачыкланмаган. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына ТР Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

«Газ исе килүенә зарланып, халыктан килгән шикаятьләрдән соң, экологлар күчмә лабораториядә Казанның биш ноктасында (Вересаев, Челюскин, Чистай, Пушкин һәм Восстание урамнарында), шулай ук Биектау районының Күлле бистәсендә һава үрнәге алды. Һавада зарарлы матдәләр концентрациясенең тиешле нормадан артып китүе ачыкланмады», - диделәр министрлыкның матбугат хезмәтендә.

«Татар-информ» агентлыгы моңа кадәр хәбәр иткәнчә, кичә 112 бердәм номерына Казан шәһәре һәм Биектау районында яшәүчеләр, бик көчле газ исе килүенә зарланып, җитмешкә якын мөрәҗәгать юллаган.

Фото: Михаил Захаров/ архив

татар-информ

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк