Логотип
Хәбәрләр

Эксперт: Биш елдан соң «акыллы» счетчиклар контролерларны алыштыра алачак

Якындагы биш елда Татарстанда «акыллы» счетчиклар контролерларны алыштырмаячак әле. «Челтәр компаниясе» ААҖ генераль директор урынбасары Бронислав Кузнецов интервьюда шул хакта хәбәр итте. «Шуны төгә...

Якындагы биш елда Татарстанда «акыллы» счетчиклар контролерларны алыштырмаячак әле. «Челтәр компаниясе» ААҖ генераль директор урынбасары Бронислав Кузнецов интервьюда шул хакта хәбәр итте.

«Шуны төгәл әйтергә мөмкин – 2024 елга кадәр контролерларның эше мөһим булачак. Бары тик шуннан соң гына аларга яңа һөнәр үзләштерергә туры киләчәк», - диде Кузнецов.

Ул биш елдан соң хезмәткәрләрнең бер өлеше лаеклы ялга китәчәген, ә калганнары электр энергиясен исәпли торган «акыллы» приборларга хезмәт күрсәтү өчен яңа күнекмәләр үзләштерәчәген искәртте.

Моңа кадәр 2019 елда Татарстанның 29 районындагы меңгә якын торак пунктта электр энергиясен исәпли торган интеллектуаль системалар урнаштырачаклары билгеле булган иде.

Фото: Салават Камалетдинов 

татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк