«Ел студенты» милли премиясендә җиңгән Игорь Смирнов җиңүгә ирешүнең серен ачты

Бөтенроссия V «Ел студенты» милли премиясендә җиңгән «Сәләт» яшьләр үзәгенең директор урынбасары Игорь Смирнов җиңүгә ирешүнең сере – үз-үзеңә ышану дип саный. 

«Үз-үземә ышаныч һәрвакыт бар, ләкин җиңәм дип беркайчан да уйламыйм. Җиңәм дигән фраза була икән, син җиңә алмаячаксың. Үз-үзеңә ышанырга гына кирәк, нәтиҗәне беркайчан да алдан төгәл әйтеп булмый»,  диде Игорь Смирнов.

Быел «Ел студенты» бәйгесе Казанның Идел буе физик тәрбия һәм спорт академиясендә узган. Игорь Смирнов 42 номинант арасында «Ел җәмәгать эшлеклесе» номинациясендә җиңү яулаган. Һәр җиңүчегә 100 000 сум күләмендә акчалата премия бирелгән.

Игорь Смирнов сүзләренчә, аның номинациясе дүрт сынаудан торган. «Үз-үзеңне тәкъдим итү, 82 федераль канун буенча тест, социаль проект яклау һәм дебатлар сынауларында катнаштым. Минем өчен иң авыры – көтү. Мондый конкурсларда беренче тапкыр гына катнашуым түгел, нәтиҗәләрне көтәргә яратмыйм»,  ди ул.

«Ел студенты» бәйгесе турында икенче курста укыганда ук белә идем. Россия күләменә чыгар өчен, республика турын җиңү – мәҗбүри. Узган ел Татарстанда җиңгәч, быел миңа Россия күләмендә катнашырга тәкъдим иттеләр. Мин баш тартмадым һәм портфолиомны октябрь аенда җибәрдем»,  диде Игорь Смирнов.

Игорь Смирновка ТРның Яшьләр эшләре министрлыгы, «Сәләт» оешмасы, Казан федераль университеты һәм якын кешеләре көч биреп, ярдәм итеп торган. 

 

 Фото: Рамил Гали

Чыганак: татар-информ

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
217
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Күңелсез хәбәр: Хәмдүнә Тимергалиева вафат
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
ARTS BILER FORUM
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы
  • Казнага Кагылма
  • Казнага Кагылма
Реклама
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
ARTS BILER FORUM
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы