Логотип
Хәбәрләр

Ел укытучысы Радик Хәбировның БДИга карата фикерләре

“Россия-2018 ел укытучысы” бәйгесе төбәк этабы җиңүчесе Радик Хәбиров “Татмедиа” генераль директоры Андрей Кузьминга интервью бирде. Россия-2018 ел укытучысы” бәйгесе төбәк этабы җиңүчесе Радик Хәби...

“Россия-2018 ел укытучысы” бәйгесе төбәк этабы җиңүчесе Радик Хәбиров “Татмедиа” генераль директоры Андрей Кузьминга интервью бирде.

Россия-2018 ел укытучысы” бәйгесе төбәк этабы җиңүчесе Радик Хәбиров “Татар-информ” өчен “Татмедиа” АҖ генераль директоры Андрей Кузьминга интервью бирде. Интервьюда ул бүгенге мәгариф системасына карашын һәм төбәк этабында җиңү аңа нәрсә бирүен сөйләде.

“Республика этабында җиңү миңа республиканың төрле район укытучылары белән бәйләнеш булдыру мөмкинлеген тудырды. Моннан тыш, мәктәптә, укытучылар арасында үзенә күрә бер резонанс тудыра. Популярлык белән бергә иңнәргә зур җаваплылык йөге төште. Республиканы лаеклы дәрәҗәдә күрсәтү өчен бөтен көчне биреп эшләргә кирәк булачак, дип уйлыйм”, - диде ул.

Татарстанның ел укытучысы БДИны үз күзаллавында сөйләде һәм ни өчен әлеге төр имтиханның кимчелекләргә караганда өстенлекләре күп булуын аңлатты.

 

“Соңгы елларда БДИны тапшыру системасы, сораулары камилләшә бара. Элек БДИ җавапны фаразлап табуга нигезләнгән тест мәсьәләләре җыелмасы булса, хәзер ул исәпләүгә корылган биремнәрдән тора. Шунлыктан БДИның объективлыгы үсә һәм ул мәктәп белән университетның үзара хезмәттәшлеген тәэмин итүгә юнәлтелгән”, - диде Хәбиров.

Радик Хәбиров шулай ук Z буыны укучыларын ничек кызыксындырырга һәм дәресләрдә мобиль телефоннарны тыю кирәкме икәнлеккә үз карашын белдерде.

“Гаджетлар — яхшы яки начар, дип беръяклы гына әйтергә ярамый. Әгәр дә укучы әлеге тармакка тартыла икән, шуңа ияләшкән икән, аны дәресләрдә өлешчә кулланырга кирәк. Файдалы кушымталар, белем чыганаклары бик күп, өйрәтүче уеннар бар. Мин мәктәптә гаджетлар булу яклы, әмма ниндидер кысаларда булу, чикләүләр беләндер”, - дип сөйләде Хәбиров.

Интервьюны тулысынча sntat.ru сайтыннан укыгыз. Видеоверсиясен YouTubта “Татар-информ” каналында карап була. Телевизион вариантын  “Андрей Кузьмин белән галстуксыз интервью” программасында “Татарстан 24” телеканалында шимбә  -18 сәгать 30 минутта һәм якшәмбе 13 сәгать 30 минутта карап була. 

татар-информ

Фото: Рамиль Гали

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк