Логотип
Хәбәрләр

Элеккеге Татарстан мәдәният министры урынбасары вафат

Татарстанның атказанган төзүчесе, элеккеге Татарстан мәдәният министры урынбасары Габбас Мөхәммәтшин 83 яшендә вафат булды. Бу турыда Татарстан Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә. «Та...

Татарстанның атказанган төзүчесе, элеккеге Татарстан мәдәният министры урынбасары Габбас Мөхәммәтшин 83 яшендә вафат булды. Бу турыда Татарстан Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы Габбас Нурулла улының туганнарының һәм якыннарының тирән кайгысын уртаклаша. Бу гаилә әгъзалары өчен генә түгел, ә аны белүче һәркем өчен зур югалту», — диелгән хәбәрдә.

Габбас Мөхәммәтшин 1935 елның 9 маенда Татарстанның Лениногорск районы Кирлегәч авылында туган. Иркутск хәрби техникумын тәмамлаган, Ерак Көнчыгыш тимер юл махсус контролендә төзелеш мастеры булып эшләгән. Әлмәттә «Татнефтестрой» берләшмәсенең Тимер-бетон эшләнмәләр заводында директор, Казанның «Татжилгражданстрой» трестында баш инженер вазифаларын биләгән.

1989 елның сентябреннән 1997 елның декабренә кадәр Татарстан мәдәният министры урынбасары вазифасында хезмәт куйган.

Ул «Мактау билгесе» ордены, Татарстан Республикасы Мактау грамотасы, «Фидакарь хезмәт өчен В.И. Ленинның 100 еллык юбилее хөрмәтенә» медале, «Хезмәт ветераны» медале белән бүләкләнгән.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк