Логотип
Хәбәрләр

Элеонора Митрофанова Татарстанның ЮНЕСКО белән эшчәнлегенә югары бәя бирде

Бүген Казанда “Цивилизацияләр диалогы” халыкара ЮНЕСКО форумы тәмамланды. Йомгаклау утырышында Россия Чит ил эшләре министрлыгының махсус йөкләмәләр буенча илчесе Элеонора Митрофанова Татарстанның ЮНЕ...

Бүген Казанда “Цивилизацияләр диалогы” халыкара ЮНЕСКО форумы тәмамланды. Йомгаклау утырышында Россия Чит ил эшләре министрлыгының махсус йөкләмәләр буенча илчесе Элеонора Митрофанова Татарстанның ЮНЕСКО белән алып барган нәтиҗәле эшчәнлегенә югары бәя бирде.

"Шушы ныклы хезмәттәшлек һәм югары эшчәнлегегез өчен барыгызга да зур рәхмәт, ул дәвамлы булсын. ЮНЕСКО тарафыннан мәдәни мирасны һәм тарихи кыйммәтләрне саклау, мәдәниятара белем бирүне югары дәрәҗәгә ирештерү өчен барлык мөмкинлекләр дә тудырылган. Барлык билгеләнгән эшләрне вакытында башкарып чыга алырбыз дип ышанам. Дәүләт һәм халыклар арасында мәдәниятара хезмәттәшлекне саклап яшик", - диде ул.

Утырыш ЮНЕСКО 2013-2020 елларга игълан иткән “Мәдәниятләрне якынайту унеллыгы” исеме астында үтте. Хезмәттәшлек җепләрен ныгытучы документка Россия Чит ил эшләре министрлыгының махсус йөкләмәләр буенча илчесе Элеонора Митрофанова, ЮНЕСКО эшләре буенча Татарстан Республикасы комиссиясе рәисе Шамил Гафаров, Казан университеты ректоры Илшат Гафуров кул куйды.

Элеонора Митрофанова Казан (Идел буе) федераль университеты ректорына да теләк-тәкъдимнәрен әйтте. "Бик югары дәрәҗәдәге уку йорты, белем алу өчен барлык шартлар да тудырылган. Алга таба да форумнарда актив катнашыгыз. Шуны әйтәсем килә: чит илдән килгән студентлар өчен бюджет урыннар күбрәк булсын иде", - диде ул.

  • Халыкара чара Татарстан башкаласында 4 сентябрьдән башланды. Аны мәдәниятара диалог буенча ЮНЕСКО махсус илчесе Минтимер Шәймиев һәм ЮНЕСКО эшләре буенча Россия милли комиссиясе, “Яңарыш” республика фонды оештырды.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2018/09/07/171109/

 

Татар-Информ

Фото: Татар-Информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк