Елизавета Боярская кабат әни булды

Бүген Елизавета Боярская һәм Максим Матвеевның бәбиләре туган. Бу хакта аның бертуганы Сергей Боярский хәбәр итте. Бу шатлыклы вакыйга Санкт-Петербургта була. «Лиза сау-сәламәт бәби алып кайтты. Мин аны бу вакыйга белән чын күңелдән котлыйм, калган коментарийлар үзләреннән булыр. Бу безнең гаиләдә күптән көтелгән вакыйга» ‒ дип яза Сергей.

Бу Елизавета һәм Максимның икенче балалары. Интервьюларында Елизаветта үзенең күп балалы әни булырга теләве хакында әйткән иде, чөнки ул үзенең ирен идеаль әти дип саный, һәм аңа бер-бер артлы балалар алып кайтырга да була икән.

Автор: Г.Хәлиуллина

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
267
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Ринат Рахматуллин үлгән дигән хәбәр таралган
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
ARTS BILER FORUM
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы
  • Казнага Кагылма
  • Казнага Кагылма
Реклама
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
ARTS BILER FORUM
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы