Логотип
Хәбәрләр

Елизавета II не корольлегеннән чыгарачаклар

Бөек Британия королевасы Елизавета II үзенең Букингем сараен калдырып торырга мәҗбүр булачак, чөнки анда капиталь ремонт эшләре таләп ителә икән. Беренче эшләр инде бу елның апрелендә башланган булган...

Бөек Британия королевасы Елизавета II үзенең Букингем сараен калдырып торырга мәҗбүр булачак, чөнки анда капиталь ремонт эшләре таләп ителә икән. Беренче эшләр инде бу елның апрелендә башланган булган, тулысынча ремонтны 2027 елда бетерергә планлаштыралар. Бинада җылыту һәм су торбаларын, электр чыбыкларын алыштырачаклар, искергән стеналарны һәм түшәмне яңартачаклар.

Ремонтның озакка сузылуы эшнең күләмле һәм катлаулы булуына бәйле. Шулай ук эшчеләргә бик тыныч, сак кына эшләргә туры килә, чөнки әле бу сарайда королеваның гаиләсе яши. Королева һәм аның ире принц Чарльз сарайдан 2025 елда гына китеп торачаклар.

Гөлшат Хәлиуллина

Фото womanhit.ru аккаунтыннан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк