Логотип
Хәбәрләр

«Елки» фильмы бүтән булмаячак

Тамашачылар арасында популярлык алган «Елки» фильмының җиденчесе соңгы фильм булачак. Бу яңалыкны «Двадцатый век Фокс СНГ» компаниясенең директоры Вадим Смирнов «Кино Экспо» форумында игълан итте. Бу...

Тамашачылар арасында популярлык алган «Елки» фильмының җиденчесе соңгы фильм булачак. Бу яңалыкны «Двадцатый век Фокс СНГ» компаниясенең директоры Вадим Смирнов «Кино Экспо» форумында игълан итте. Бу проектның ябылу сәбәбе әйтелми, соңгы елларда бу фильмнан кергән табыш кимү аркасында булырга мөмкин, дигән фаразлар бар.

«Елки» фильмының беренчесе 2010 елда чыга, анда Россиянең төрле шәхәрләреннән булган геройлар язмышындагы вакыйгалар күрсәтелә.

Фильмның җиденчесе «Елки последние» дип аталачак, ул «Елки»ларның иң дулкынландыргычы, иң сихрие булыр дип көтелә. Проектта барыбызга да яхшы таныш булган Дмитрий Нагиев, Иван Ургант, Сергей Светлаков һәм Даниил Вахрушевның уйнавы көтелә.

Фото ssvetlakov аккаунтыннан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк