Эльмир Низамов: Авторларга “тиен” генә түләү системасы бөтен Россиягә таралган
(Казан, 21 май, “Татар-информ”, Зилә Мөбәрәкшина). Танылган яшь композитор Эльмир Низамов социаль челтәрләрдә үзенең бер җыры өчен телевидениедән ничә сум алганын язган. Яшь композитор “Татар-информ”...
(Казан, 21 май, “Татар-информ”, Зилә Мөбәрәкшина). Танылган яшь композитор Эльмир Низамов социаль челтәрләрдә үзенең бер җыры өчен телевидениедән ничә сум алганын язган. Яшь композитор “Татар-информ” хәбәрчесенә хәзерге вазгыятьтә авторларга аз түләнелгәне хакында сөйләде.
“Россия авторлык җәмгыятеннән килгән гонорар хатымны алдым. Телевидениедә 84 тапкыр яңгыраган җырым өчен 79 сум да 18 тиен язылган! Ягъни бер тапкыр яңгыраган өчен 94 тиен түләнелгән. Аларның ни рәвешле санаганнары минем өчен мәңгегә табышмак булып калыр, мөгаен”, – дип чаң суккан Эльмир Низамов үзенең аккаунт битләрендә. Композиторның язмасы астында бихисап фикерләр язылган. Күбесе исә композиторга ничә сум түләнгәнен күреп, гаҗәпкә калган.
“Татар-информ” хәбәрчесе композиторның үзе белән элемтәгә керде. Эльмир Низамов сүзләренчә, авторларга “тиен” генә түләү системасы бөтен Россиягә таралган: “Мин беркайчан да телевидениегә җырларымны биргәнем юк. Аны телевидение яисә радиога җырчылар килешү төзеп бирә дә һәм ул музыка яңгырый башлый. Кварталга бер тапкыр отчет ясала. Акча җыелса, авторларга түләнелә, әгәр дә җыелмый икән, гонорар түләнмәскә дә мөмкин. Һәр җыр төрлечә бәяләнә. Дөресен генә әйткәндә, мин ул эшләргә бөтенләй дә тыгылмыйм. Минем әсәремне 84 тапкыр уйнатып, 79 сумга гына төшкәнен күргәч, исем китте. Менә шул әйбергә шаккаттым! Шуңа күрә социаль челтәрләргә аерым пост итеп яздым”, – диде Эльмир Низамов.
“Бу хәл бөтен Россиядә дә шулай. Хәтта дөньякүләм дәрәҗәдәге минем белән таныш булган композиторларга да шул сумма тирәсендә генә гонорар түләнелә. Европа белән чагыштырганда бу бик зур аерма. Олырак тәҗрибәле, атказанган исемгә лаек булган композиторга да “тиен” генә түләнелә, аерма юк дип беләм”, - дип белдерде Эльмир Низамов.
Бу хакта тулырак intеrtat.tatar сайтында укырга мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
Рөстәм Галиев Түбән Кама татар дәүләт драма театры директоры вазифасыннан китте. Театрда яңа директор
-
Камал театрының «Зәңгәр шәл»ендә яңа Булат!
-
Балык Бистәсе районында өченче тапкыр «Бистә шәле» Республика фестивале узачак
-
«АЛМА» төркеме Казан турында яңа җыр тәкъдим итте!
-
Камал театрының тарихи бинасы язмышы хәл ителде: анда Тинчурин театры күчә!
-
«Биш буын шагыйрьләре бергә» әдәби чарасы узды
-
Илгиз Мөхетдинов гаиләсендә сөенеч!
-
«Ай булмаса, йолдыз бар» сериалын төшерә башладылар!
Комментарий юк