Логотип
Хәбәрләр

Эльмира Кәлимуллина яңа концерт программасы турында: «Мин ирекле кеше! Мин үзем теләгәнчә эшләячәкмен!»...

Татарстанның атказанган артисты Эльмира Кәлимуллина үзенең икенче концерт программасын әзерли һәм Татарстанның зур шәһәрләре буенча концерт туры уздыра. «Мин компромиссларга бармыйча үзем теләгәнне э...

Татарстанның атказанган артисты Эльмира Кәлимуллина үзенең икенче концерт программасын әзерли һәм Татарстанның зур шәһәрләре буенча концерт туры уздыра.

«Мин компромиссларга бармыйча үзем теләгәнне эшләячәкмен. Мин шулай хәл иттем», дип игълан итте үзенең яңа концерт программасына багышланган матбугат конференциясендә Эльмира Кәлимуллина. «Моның сәбәпләре бар. Алар иҗатка да, шәхси тормышыма да кагыла», дип аңлатып үтте ул.

«Голос» стартының Казанча дәвамы

Түбән Кама кызы, Казан дәүләт консерваториясе дипломлы Эльмира Кәлимуллина Россия телеканалының «Голос» проекты аша танылды. Яхшы вокаллы, чибәр татар кызын күрү өчен күзләребезне Мәскәү телевидениесе ачып биргән иде. Аңа инде шактый вакыт үтте. Без инде Эльмираны «Голос» финалисты дип түгел, ә «Татарстанның атказанган артисты», «җырчы» дип кенә атый башладык. Аның фамилиясе төрле дәрәҗәдәге проектларда, рәсми концертлар программасында яңгыравы да гадәти хәл. Кыскасы, «Голос» биргән стартны Эльмира Кәлимуллина да, аның әлеге проекттагы коллегасы Динә Гарипова да уңышлы файдаланды. Дөрес, Динәгә җиңелрәк булгандыр бәлки, аның белән контракт төзелде, «Евровидение»гә дә барып кайтты.

 

Автор: Рузилә МӨХӘММӘТОВА 

Фото: Рамил Гали

һәм https://www.instagram.com/accounts/login/?next=%2Felmiramatur%2F&source=follow сайтынңаң алынган

Дәвамы: https://intertat.tatar/madaniyat/elmira-k-limullina-ya-a-kontsert-programmasy-turynda-min-irekle-keshe-min-zem-tel-g-nch-eshl-yach-km/

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк