Эльмира Каһирова: «Үземнең кем икәнемне үзем дә белмим»

Татарстанның атказанган артисты Филүс Каһировның тормыш иптәше һәм иҗат төркеме җитәкчесе Эльмира Каһирова тамашачыларны кызыксындырган сорауларга җавап бирүне дәвам итә.
Тормыш иптәше белән бергә эшли башлаганын үзе дә аңламыйча кала Эльмира. «Бу эш миңа зур канәгатьлек хисе бирә», – ди ул. Шулай да рәсми рәвештә Эльмираны беркем дә администратор, директор яисә продюсер эшенә билгеләми. Ул «Үземнең кем икәнемне үзем дә белмим», – дип шаярта.
Эльмира үзен директор да, җитәкче дә дип атамый, ул үзен Филүсне һәм аның иҗат төркемен илһамландыручы «муза» дип атый.
«Филүснең эше җырлау һәм иҗат турында уйлау, ә калган мәшәкатьләрне мин үз өстемә алам. Коллективка яңа состав сайлау, репертуар сайлауда да минем сүзем исәпкә алына. Мин һәрвакыт камиллеккә омтылам, көн дә эшебезгә яңалык өстәү турында уйлыйм», – ди Эльмира.
Филүс белән килешмичә бер генә мәсьәләне дә үзе генә чишми Эльмира. Иҗади тормышта төрле хәлләр була, Филүс белән Эльмира бергәләп инде күп каршылыкларны җиңеп чыккан. Бу хакта зур бер китап язарлык. «Филүс Каһиров исемле җырчы тормышының бер өлеше булуыма мин бик бәхетле», – дип төгәлли Эльмира үзенең язмасын.
Автор: А.Габдуллина
Фото: Инстаграм @kagirovaelmira86
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
2 октябрь 2023 - 11:15
-
1 октябрь 2023 - 11:46
-
30 сентябрь 2023 - 11:49
-
29 сентябрь 2023 - 16:27
-
28 сентябрь 2023 - 13:35
-
27 сентябрь 2023 - 13:37
-
26 сентябрь 2023 - 14:58
-
25 сентябрь 2023 - 12:32
-
Минзәлә театры Сабир Өметбаев бюстын аның туган авылына бүләк итте