Логотип
Хәбәрләр

Элвин Грей белән Гүзәлия арасында низаг чыккан

“ТМТВ” телеканалында «Сер булып калсын» тапшыруында Мәскәүдә яшәүче автор-башкаручы, продюсер, композитор Гүзәлия бүген Радик Юльякшин-Элвин Грей белән аралашмавын әйтте. Алар арасында низаг авторлык...

“ТМТВ” телеканалында «Сер булып калсын» тапшыруында Мәскәүдә яшәүче автор-башкаручы, продюсер, композитор Гүзәлия бүген Радик Юльякшин-Элвин Грей белән аралашмавын әйтте. Алар арасында низаг авторлык хокуклары арасында чыккан иде.

Бу низагтан соң ул башлап хат язды. Мин җавап бирмичә уйлап йөрдем. Дөресен әйткәндә, җавап бирергә куркып йөрдем. Аларның тәртип стиле бар, юк-бар сүзне дә күпертә торган сыйфатлары бар. Бик озак уйлап йөргәннән соң, апам миңа әйтте «ярар, җавап бир, бәлки кеше синнән гафу үтенергә телидер»,  диде. Мин олы кешене тыңларга булдым.

Ул миңа тагын язды, очрашыйк әле, сөйләшик дип.  Мин икенче мәртәбә бу кешегә ышандым, чын әйтәм, ышандым. Чөнки ышандыра белә, елмаеп, гафу үтенеп, төрле вәгъдәләр биреп. Ышанганнан соң да тагын әшәкелекләр булды. Әйткән сүзләренең берсен дә үтәмәде. Мин шуннан соң гына бу кешедән өметемне бөтенләй өздем.

Тулысы белән интертаттан укыгыз

Фото: @guzelyi

Чыганак: интертат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк