Логотип
Хәбәрләр

Элвин Грей кабат тамашачыларны шаккаттырды!

Татар эстрадасына үзенең образы, гомумән җырлау манерасы белән бәреп кергән Элвин Грей шаккаттыруын дәвам итә. Апа-абыйларны хафага салып, егет имиджын үзгәрткән. Киенү рәвешен генә үзгәртсә бер хәл....

Татар эстрадасына үзенең образы, гомумән җырлау манерасы белән бәреп кергән Элвин Грей шаккаттыруын дәвам итә. Апа-абыйларны хафага салып, егет имиджын үзгәрткән. Киенү рәвешен генә үзгәртсә бер хәл. Радик чәчен буяткан. Хәзер популяр артист блондиннар рәтендә дисәк тә була.

Җырчы хәзер көл төсендәрәк.  Радикның сүзләренә караганда, ул хәзер чыннан да Elvin GREY (инглиз теленнән - соры төс). Бу үзгәрешләргә карата тамашачыларның фикерләре икегә бүленде. Кемдер бик матур дисә, кайберәүләр «Кирәк идеме инде бу?», - дип тә язган. 

Радикның мондый үзгәрүенә сез ни диярсез, дуслар?

 

 

Чыганак - TMTV

Фото - җырчының Инстаграм челтәрендәге рәсми аккаунтыннан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк