Логотип
Хәбәрләр

Елвин Грей һәм казах җырчысы Бабек Мамедрзаевтан өр яңа җыр!

Ялларда популяр җырчы Елвин Грей һәм казах җырчысы Бабек Мамедрзаев үзләренең инстаграм битләрендә тиздән чыгачак «Я Рабби» җырының видеосын урнаштырды. Видео Казан шәһәрендәге Кол Шәриф мәчете каршын...

Ялларда популяр җырчы Елвин Грей һәм казах җырчысы Бабек Мамедрзаев үзләренең инстаграм битләрендә тиздән чыгачак «Я Рабби» җырының видеосын урнаштырды. Видео Казан шәһәрендәге Кол Шәриф мәчете каршында төшерелгән.

«Дуслар, без сезнең өчен яңалык әзерләдек. Активлыгыгызны күздә тотып, 5 000 мең комментарий җыелуга ук, без аны интернет челтәренә чыгарачакбыз», − дигән постлар урнаштырган иде җырчылар. 5000 комментарий бик тиз җыелды, ләкин җыр күренмәде. Җырчылар үзләре дә пост шау-шу кузгатыр дип уйламаган иде. Һәм бер-берсенә видеомөрәҗәгатьләр юллый башлады.

«Дуслар, без сездән шундый зур активлык көтмәгән идек. Зур рәхмәт сезгә. Килеп чыккан уңайсызлыклар өчен һәрберегездән гафу үтенәбез. Без «Я Рабби» җыры өстендә тырышып эшлибез һәм шушы көннәрдә сезгә тәкъдим итәчәкбез», − дип язган Бабек җанатарларына.

Җырга килгәндә, кайберәүләр «Я Рабби» җырын шау-шу кузгаткан «Красивая, хороший» мотивы буенча язылган дип «шелтәли», икенчеләре исә чыгуын зарыгып көтә.

Ничек кенә булмасын, җыр үз тамашачысын табыр дигән өметтә калабыз...

Автор: Олеся Дмитриева

Фото: Инстаграм @babek___mamedrzaev

Видео: Инстаграм @elvin_grey_music

{mp4}8409{/mp4}

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк