Элвин Грей Мәскәүдә «Татар җыры» гала-концертында катнашачак

11 ноябрьдә Мәскәүнең Дәүләт Кремль Сараенда «Татар җыры» халыкара музыка фестиваленең гала-концерты узачак. Бу хакта Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итә.
Илнең төп сәхнәсендә Elvin Grey, Динә Гарипова, Гүзәл Уразова, Илдар Хәкимов, Филүс Каһиров, Иркә, Ришат Төхвәтуллин, Ландыш Нигъмәтҗанова чыгыш ясаячак.
«Татар җыры» милли премиясе ел саен үткәрелә. Иң яхшы җырчылар исеме өчен лаеклы башкаручылар да, яшь талантлар да көч сынаша.
Фото: җырчының шәхси аккаунтыннан
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
ЯҢАЛЫКЛАР
-
6 июль 2022 - 13:47
-
5 июль 2022 - 13:36
-
4 июль 2022 - 10:34
-
1 июль 2022 - 16:10
-
1 июль 2022 - 13:03
-
30 июнь 2022 - 11:47
-
29 июнь 2022 - 13:49
-
28 июнь 2022 - 10:02
-
Минзәлә театры Сабир Өметбаев бюстын аның туган авылына бүләк итте