Логотип
Хәбәрләр

Элвин Грей медаль белән бүләкләнде

         Шушы көннәрдә Элвин Грей үзенең туган ягы Башкортстанга юл тотты. Биредә ул үзе укыган мәктәптә кунак булып кайтты һәм зур мактаулы исемгә лаек булды.          Уфа шәһәренең филармония залын...

         Шушы көннәрдә Элвин Грей үзенең туган ягы Башкортстанга юл тотты. Биредә ул үзе укыган мәктәптә кунак булып кайтты һәм зур мактаулы исемгә лаек булды.

         Уфа шәһәренең филармония залында Радикка Бөтендөнья Башкорт корылтаеның иң зур бүләге – «Ал да нур сәс халҡыңа!» («Неси людям солнца свет!») медале тапшырылды.

         Җырчыга мәртәбәле бүләкне корылтай башлыгы Данир Гайнуллин тапшырды. «Бүгенге көндә Радик үзенең тырышлыгы белән, таланты белән бөтен Россиягә билгеле җырчы. Аның концертларына меңләгән яшь егетләр һәм кызлар килә. Ул башкорт телендә җырлый, татар телендә җырлый. Шул рәвешле яшьләрдә үз туган телләренә сөю тәрбияли», – диде Данир Гайнуллин.

         Радик та, үз чиратында иҗатын югары бәяләгәннәре өчен республика җитәкчелегенә рәхмәт сүзләрен җиткерде. Белүебезчә, узган елны Радик Юльякшин «Башкортстанның атказанган артисты» исеменә лаек булды. Хәзер исә, артистның туган ягына кайтуының төп сәбәбе – 8 декабрьдә «Уфа-Арена» сараенда узачак зур сольный концерты.

         Мәгълүмат өчен: Бөтендөнья Башкорт корылтае тарафыннан «Ал да нур сәс халҡыңа!» медале 2010 елдан алып бирелә. Әлеге дәрәҗәле бүләккә күренекле сәнгать эшлеклеләре, әдәбият өлкәсендәге белгечләр, башкорт халкын, аның милли гореф-гадәтләрен, телен саклауга зур өлеш керткән шәхесләр лаек була. Медальнең исеме күренекле башкорт шагыйре Ш.Бабич шигыре юлларыннан алынган.

Автор: Алсу Габдуллина

Фото:Айгөл Шәрәфетдинова (bashinform.ru)

Посмотреть эту публикацию в Instagram

Ниһәйәт мин өйҙә... Бөгөн минең тормошомда бик мөһим ваҡиға булды. Беренсенән мин райондашым, ғалим, тарихсы бөтә донъя башҡорттары ҡоролтайының беренсе рәйесе Нияз Мажитовтың хәтер кисәһендә булдым. Икенсенән, миңә ҡоролтайҙың яңы рәйесе Данир Ахмадевич, башҡорт халҡының арҙаҡлы шәхестәренә бирелә торған " Ал да нур сәс халҡыңа" миҙалын тапшырҙы. Мине ҙурлап, ижадымды юғары баһалап, ҙур шәхес күреп награда биреүҙәре минең өсөн сикһеҙ ғорурлыҡ һәм яуаплылыҡ !!! Ҙур рәхмәт! Артабан да ижад юлымды илһамланып дауам итермен. _____________________________________ Сегодня в моей активной жизни произошло важнейшее событие. Во-первых, я посетил вечер памяти своего земляка, историка, ученого, первого председателя Всемирного курултая башкир Нияза Мажитова. Во -вторых, недавно вступивший в должность председателя курултая Данир Ахмадеевич вручил мне медаль " Ал да нур сәс халҡыңа", (Неси людям солнца свет) которую дают только самым уважаемым и почитаемым личностям Башкортостана. Я бесконечно благодарен за восхваление, за высокую оценку моего творчества! Эта награда - большая гордость и конечно же, ответственность. Большое спасибо! Буду и дальше с вдохновением продолжать свой творческий путь. #ЭлвинГрей #ElvinGrey #РБ #Башкортостан #Дома

Публикация от Elvin Grey (@elvin_grey_music)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк