Логотип
Хәбәрләр

Элвин Грей: «Моны халык үзе пиарга әйләндерде»

Күпләргә мәгълүм булганча, узган ел Гүзәл Уразова белән Элвин Грей арасында низаг чыккан иде. Алар бер-берсен «Красивая-хороший» җырының хокукларын үзләштерүдә гаепләде. Узган атна ахырында әлеге җырч...

Күпләргә мәгълүм булганча, узган ел Гүзәл Уразова белән Элвин Грей арасында низаг чыккан иде. Алар бер-берсен «Красивая-хороший» җырының хокукларын үзләштерүдә гаепләде. Узган атна ахырында әлеге җырчылар икесе дә бер вакытта Инстаграм сәхифәләренә «Конфликт бетте» дигән комментарий белән бергә төшкән фотосурәтләрен урнаштырдылар. «Дуслык күпере» фестиваленә багышланган матбугат конференциясендә журналистлар Элвин Грейдан әлеге вакыйга уңаеннан аңлатма бирүен сорады.   Бу чыннан да булган хәл. Без ачуланышмадык та. Аны халык үзе пиарга әйләндерде, – дип, гадәттәгечә, үзенә хас харизмасын кулланып, елмаеп, сорауны «шома» гына урап узды.   «Ә Салават Фәтхетдинов белән кайчан дуслашасың?» – дигән сорауга җавап бөтенләй ишетелмәде.

Чыганак: Шәһри Казан

Фото: tatar-inform

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк