Логотип
Хәбәрләр

Элвин Грей, Раяз Фасихов, Ландыш Нигъмәтҗановаларның популярлыгы кем кулында?

Популяр җырлар авторы Анна Попова 30 яшьлек юбилее уңаеннан төнге клубта зур кичә оештыра. Чараның төп мәгълүмати иганәчесе булган "Интертат" Анна һәм аның җырларын башкаручы танылган артистлар белән...

Популяр җырлар авторы Анна Попова 30 яшьлек юбилее уңаеннан төнге клубта зур кичә оештыра. Чараның төп мәгълүмати иганәчесе булган "Интертат" Анна һәм аның җырларын башкаручы танылган артистлар белән сөйләште.

Анна Попова "Гөрләп кирәк яшәргә" (Алсу-Азат Фазлыевлар), "Роза" (Элвин Грей), "Лилияләр" (Лилия Хәйруллина һәм Лилия Гыйматдинова), "Аязым" (Алсу Әбелханова), "Син һәм мин" (Салават Миңнеханов һәм Гүзәлем), "Синнән башка" (Алия Карачурина), "Шундый яратам" (Дилә Нигъмәтуллина), "Узган гомер жәл булмый" (Гөлдания Хәйруллина), "Килче, килче" (Гүзәл Уразова) һәм башка җырларга сүзләр язган.

Очрашуыбыз билгеләнгән “Фотозум” студиясендә Аннаны җырчы Рамил Әйметдинов каршы алды. Шул арада Ландыш Нигъмәтҗанова белән Раяз Фасыйхов та килеп җитте. Һәркайсы белән аралашып алдык һәм кичәгә әзерләнү мизгелләрен күзәттек.

"Үземне мактар өчен оештырмыйм"

“Беренчедән, 30 яшемне сәхнәдә билгеләп үтәргә телим. Ә иң мөһиме – минем шигырьләр яза башлаганыма 5 ел булган икән. Беркөнне санап утырдык, шушы 5 ел эчендә 300дән артык җыр язылган. Үзем дә шаккатым! Бүгенге көндә ул җырлар – сәхнәдә. Дусларым һәрвакыт “ни өчен иҗат кичәңне уздырмыйсың?” дип сорый иде. Минемчә, иҗат кичәсен тәҗрибә туплаган өлкәнрәк яшьтәгеләр оештыра. Ә мин әле яза башладым гына кебек.

Минем өчен үзенә күрә бер нәтиҗә ясау ноктасы булачак. Кичәдә 35ләп артистның чыгышы көтелә. Барлык артистлар да тамашачы белән бергә бәйрәм итәчәк, ягъни аларны танцполда очратып булачак. Бик күп сюрпризлар әзерлибез. “Фотозум” студиясе туры трансляция ясаячак, бик күп фотограф фотога төшерәчәк. Минем теләк – һәр тамашачы үзен чит кеше итеп түгел, ә шул “тусовка” кешесе итеп хис итсен иде. Барысы да мин теләгәнчә барып чыкмаса да, бу кичә бик күңелле булырга тиеш.

Мин бу кичәне үземне күрсәтер, үземне мактар өчен оештырмыйм. Барлык дусларымны җыеп, аларга рәхмәт әйтергә телим. Беркөнне үзем турында шундый сүз ишеттем: “йолдызлык” чире белән авырыйм икән, имеш. Мин бит һөнәрем буенча – юрист. 

Шигырьләр язу – төп эшем түгел, хобби гына. Әлбәттә, барысына да вакытым да җитми, өлгертә дә алмыйм. Кешеләрне алдан ышандырмыйм. Мин һәр җырга күңел кисәген бирәм. Җыр оригиналь булырга тиеш. Күп язсаң, аның тәме бетә. Әгәр дә күңелем көйгә ятмаса, матур текст яза алмыйм. Бу берничек тә җырчыларны дан яки популярлык буенча сайлауга бәйле түгел. Җыр белән бер дулкынга кереп китсәм, шигырь языла.

Элвин Грей төркеменә бик зур рәхмәт әйтәм, чөнки егетләр бу чараны оештыруда зур көч куйды, ярдәм итте. Кичәнең сәбәпчеләре дә алар дип әйтер идем. Туган көнемне уздыру – аларның идеясе иде”, - дип сөйләде Анна Попова

Автор: Эльвира ШАКИРОВА
Фото: Александр Эшкинин

Язманың дәвамы ИНТЕРТАТ сайтында. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк