Логотип
Хәбәрләр

Элвин Грей Тукай премиясенә лаекмы?

«Татар-информ»ның татар редакциясе баш редакторы Рәмис Латыйпов Элвин Грейның концертыннан тәэсирләре белән уртаклаша. «Элвин Грейга татар телен саклаудагы хезмәтләре өчен Тукай премиясе бирергә кирә...

«Татар-информ»ның татар редакциясе баш редакторы Рәмис Латыйпов Элвин Грейның концертыннан тәэсирләре белән уртаклаша.

«Элвин Грейга татар телен саклаудагы хезмәтләре өчен Тукай премиясе бирергә кирәк. Түшенә Халыклар дуслыгы орденын элеп куярга һәм дә. Һич кичекмичә, һәйкәл проекты турында да уйлый башларга кирәк.

Дистә еллар буе йөзләгәнме-меңләгәнме функционер миллиардлаган сумнарга эшли алмаганны Элвин Грей эшли бит әй. Татар теленең нәрсә икәнен тырмага басып, маңгаена сабы бәргәндә генә исенә төшерә торган меңләгән кеше, үз акчаларына билет алып килеп «Ай былбылым» дип тә, «Уфтанма» дип тә җырлый. 

Татар телен дә онытмаганнар. Җыр сүзләрен дә беләләр. Ә без инде татар теле бетте, кирәге юк дип йөри идек. «Мужик обещал, мужик сделал». «Татнефть Арена»ны җыям дигән иде, тәки җыйды бит 9 меңнән артык кешене. Татар эстрадасында беренче очрак һәм беренче күренеш. Татар эстрадасының һәм мәдәниятенең тарихына язылып куелырга тиешле даталарның берсе 1 декабрь 2018 ел. Беренче тапкыр татар җырын җырлаучы шушы залны тутырды. Радик Юльякшинның энергетикасы бик уңай дигән нәтиҗәгә килдем мин. Ул тамашачыны шушы уңай энергетикасыбелән дә үзенә җыя, күңеленә үтеп керә, аның белән контакт урнаштыра ала».

Рәмиснең инста тасмасында үткәргән «Элвин Грей Тукай премиясенә лаекмы?» дигән сораштыруын «Башинформ» үзендә яктыртып та куйган. Менә сиңа мә! Һәм җырчы егетебезне якташлары медаль белән дә бүләкли.

Рәмис Латыйповның «Элвин Грей җырны татар телен онытып барган рус телле аудиториядә популяр итә алды» дигән сүзләре белән килешми булмый. Бер кешегә дә син бу җырчыны тыңла, бу концертка бар дигән ишарәне тагып булмый. Һәр кешенең үз эше.

Г.Гыймадиева

Посмотреть эту публикацию в Instagram

Элвин Грейга татар телен саклаудагы хезмәтләре өчен Тукай премиясе бирергә кирәк. Түшенә Халыклар дуслыгы орденын элеп куярга һәм дә. Һич кичекмичә, һәйкәл проекты турында да уйлый башларга кирәк. Дистә еллар буе йөзләгәнме-меңләгәнме функционер миллиардлаган сумнарга эшли алмаганны Элвин Грей эшли бит әй. Татар теленең нәрсә икәнен тырмага басып, маңгаена сабы бәргәндә генә исенә төшерә торган меңләгән кеше, үз акчаларына билет алып килеп "Ай былбылым" дип тә, "Уфтанма" дип тә җырлый. Татар телен дә онытмаганнар. Җыр сүзләрен дә беләләр. Ә без инде татар теле бетте, кирәге юк дип йөри идек. "Мужик обещал, мужик сделал". "Татнефть Арена"ны җыям дигән иде, тәки җыйды бит 9 меңнән артык кешене. Татар эстрадасында беренче очрак һәм беренче күренеш. Татар эстрадасының һәм мәдәниятенең тарихына язылып куелырга тиешле даталарның берсе - 1 декабрь 2018 ел. Беренче тапкыр татар җырын җырлаучы шушы залны тутырды. Радик Юльякшинның энергетикасы бик уңай дигән нәтиҗәгә килдем мин. Ул тамашачыны шушы уңай энергетикасыбелән дә үзенә җыя, күңеленә үтеп керә, аның белән контакт урнаштыра ала. Монысы югарыдан бирелгән сыйфат диик. Ә җырлары заманча һәм бик үзенчәлекле бизәлештә. Кызык өчен генә аның җырларын башка татар җырлары белән аралаштырып тыңлап карадым. Хлорлы суда кайнатылган писүксез чәйдән соң Хәтнә суында кайнатылган сөтле, писүкле чәй кебек. Дөрес, эчәсе килгәндә тегесе дә бик шәп үтә. Әле үзебезнеке, үз шәһәребезнең чәе дип яратып эчәсең. Ә сөтле чәйгә бер авыз тисә, тегесенә кире кайтуы кыенрак. "Радик Салават җырын җырлап популярлык казанды" диючеләр белән килешмим. Салават җырын әллә кемнәр җырлап бетерде инде. Әгәр моның сере шундый гади булса, мин дә Салават җырын җырлап,"Татнефть-Арена"ны тутырыр идем. Бик күп популяр кешеләрнең әллә нинди популяр җырларын җырлаучылар булды инде. Барыбер җырны беренче җырлаган кеше аны беренче җырлаган кеше булып кала. Ә Радик җырны беренче башкарган Салаваттан да популяррак итә алды. Мин аның дәрәҗәсенә кизәнергә җыенмыйм. Әмма Салават абзыйның аудиториясе - татар телен белгән татар кешесе. Элвин Грей җырны татар телен онытып барган рус телле аудиториядә популяр итә алды. @intertat.tatar сайтында #elvingrey #элвингрей

Публикация от Рамис Латыпов (@ramis_latipov)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк