Логотип
Хәбәрләр

Элвин Грей үзен Тукай премиясенә тәкъдим итү турында хәбәргә карата фикерен әйтте

Башкортстанның атказанган артисты Элвин Грей (Радик Юльякшин) БСТ каналының «Йолдызлы такси» тапшыруына интервьюсында үзен  Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясенә тәкъдим итүгә бәйле сорауга җава...

Башкортстанның атказанган артисты Элвин Грей (Радик Юльякшин) БСТ каналының «Йолдызлы такси» тапшыруына интервьюсында үзен  Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясенә тәкъдим итүгә бәйле сорауга җавап бирде.

«Радик, чын хәбәрме бу, юкмы, әллә безнең кебек кешеләр кабартып җибәргәнме, Тукай премиясен бирәләрме сиңа, юкмы?» - дип сорый алып баручы. «Мин үзем дә әйтә алмыйм. Бу хәбәр «Татнефть- Арена» сараенда булып узган концертымнан соң таралды. Сөйлиләр икән, димәк, әйбәт», - ди Элвин Грей.

Элвин Грей 1 декабрьдә «Татнефть-Арена" боз сараенда 9 меңнән артык тамашачы җыеп, концерт күрсәтте. Шуннан соң кайбер мәгълүмат чараларында җырчыга «Тукай премиясен бирергә кирәк» дигән хәбәрләр чыкты.

«Хәзерге вакытта Татарстанда һәм Башкортстанда төп проблема – телне саклау. Халык балаларның татар һәм башкорт телләрендә кушылып җырлаганнарын, үз теленнән оялмаганын күрде. Шуннан башланды дип уйлыйм. Халык концертларга килә икән, димәк, без дөрес юлда», - дип ачыклык кертте җырчы. 

 

Чыганак: Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк