Логотип
Хәбәрләр

Элвин Грейдан премьера!

Узган көнне артист инстаграмында премьераны игълан итте. Җырчының өр-яңа җыры 17 сентябрьдә дөнья күрәчәк! «Белые волосы» исемле җырның өзеген Элвин Грей үз сәхифәсенә урнаштырган. Тыңлаучыларның кай...

Узган көнне артист инстаграмында премьераны игълан итте. Җырчының өр-яңа җыры 17 сентябрьдә дөнья күрәчәк!

«Белые волосы» исемле җырның өзеген Элвин Грей үз сәхифәсенә урнаштырган. Тыңлаучыларның кайберләре бу җыр уңышлы булуын һәм хит-парадларда алдынгы урын алачагын фаразлыйлар. Алар Радикны мактыйлар һәм уңышлар телиләр. Әмма җыр  рус телендә чыкканын яратмаучылар да бар: «Дөресен генә әйткәндә, мин Радиктан күбрәк көткән идем. Я татарча, я башкортча җырлауың яхшырак», ди тамашачы.

Соңгы елларда башкорт җырчысы Элвин Грей татар эстрадасында бик популярлашты. Ул тамашачыны тырышлыгы белән яулады һәм үзенә гашыйк итте.

Без дә артистка уңышлар телибез һәм яңа җырын көтеп калабыз!

Автор: Г. Вәлиева

Фото/видео: Инстаграм @elvin_grey_music 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк