Элвин Грейның директоры җырчыга алмашка яңа популяр артист тапкан
Элвин Грейның концерт директоры Андрей Бажура Татарстан һәм Башкортстанда популяр җырчы белән хушлашырга һәм үзенең музыкаль лейблын булдырырга карар кылган. Казанда зур уңыш белән узган «Дуслык күпе...
Элвин Грейның концерт директоры Андрей Бажура Татарстан һәм Башкортстанда популяр җырчы белән хушлашырга һәм үзенең музыкаль лейблын булдырырга карар кылган.
Казанда зур уңыш белән узган «Дуслык күпере» музыкаль фестивале тәмамланганнан соң шул хакта билгеле булды. Шул ук көнне концерт директоры белән бергә лейблның инвесторы һәм музыкантның бер проекты продюсерының да Элвин Грейдан китүе ачыкланды. Нәтиҗәдә, Радик Юльякшин бер үк көндә концерт директоры белән дә хушлашты, инвестор ярдәменнән дә мәхрүм калды.
Андрей Бажура Радик Юльякшиннан китүе турындагы мәгълүматны раслады һәм үзенең халыкара музыкаль лейблын булдыруы турында белдерде. «Дуслар, без сезнең өчен феноменаль әйбер әзерлибез! Без моны эшли алабыз һәм тамашачыларны гаҗәпләндерү хәлебездән килә», - дип хәбәр итте җырчының элеккеге директоры һәм шушы көннәрдә яңа популяр артист белән килешүгә кул куелуын искәртте.
Яңа музыкаль лейбл булдыруга багышланган матбугат конференциясе «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында 7 майда узачак. Анда Андрей Бажура музыкаль проектны тәкъдим итәчәк, яңа лейблның партнерлары һәм оештыручылары белән таныштырачак.
Фото: Султан Исхаков
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
Татарстан Язучылар берлегендә «Әдәби галәм» лекцияләр циклына старт бирелде
-
Кәрим Тинчурин театрында «Бәхет хакы» спектакле куелды!
-
XVII Нәүрүз Халыкара театр фестиваленә санаулы көннәр калды
-
Кариев театрында «Позывной Татарин» спектакле премьерасы көтелә.
-
Борһан йорты этләргә калдымы? Борһан йорты спектакле режиссёры Лилия Әхмәтова белән әңгәмәне июнь санында көтегез
-
Рудольф Нуриев исемендәге Халыкара классик балет фестивалендә Гедиминас Таранда Казанның матурлыгына соклануын яшермәде
-
«Чулпан» мәдәният үзәгендә «Ак калфак» оешмасы концерты узды
-
«Нина и хлебные карточки»: укучыларны уйга калдырган премьера
Комментарий юк