Элвин Грейның экс-директоры Гөлназ Асаева белән контракт төзегән
Башкортстанның атказанган артисты Радик Юльякшинның элеккеге концерт директоры Андрей Бажура "Элвин Грей" музыкаль лейблыннан китеп, яңа эш башлый. Бу хакта ул бүген “Татар-информ” уздырган матбугат к...
Башкортстанның атказанган артисты Радик Юльякшинның элеккеге концерт директоры Андрей Бажура "Элвин Грей" музыкаль лейблыннан китеп, яңа эш башлый. Бу хакта ул бүген “Татар-информ” уздырган матбугат конференциясендә сөйләде.
“Бәлки кайберләрегезгә билгеледер, мин Элвин Грей командасыннан киттем. Хәзер без “Ак барс” яшьләр үзәге директоры Игорь Железнов белән уртак эш – беренче милли лейбл ачтык”, - диде Бажура.
Андрей Бажура сүзләренчә, лейбл эшчәнлеге берничә тармакны үз эченә ала.
“Безнең лейбл чит ил артистларының һәм шәхси концертлар оештыру, артистларга администратор, продюсер булу һәм тавыш яздыру, видео студияләреннән максатчан файдалануны күздә тота”, - диде директор.
Оештыручылар әйтүенчә, беренче милли лейбл барлыкка килгәнгә нибары ике ай.
“Без әле яңарак кына оештык. Шулай булуга карамастан, безнең “канат астына” керергә теләп, күп артистлар һәм төркемнәр мөрәҗәгать итте. Әмма без сан артыннан кумыйбыз, сыйфат кадерле. Бүгенгә бары бер җырчы – Гөлназ Асаева белән эшләячәкбез. Аның белән контракт төзелде”, - диде Андрей Бажура.
Бу хакта тулырак: tatar-inform
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
Тукай премиясенә кемнәр лаек яки премиягә кандидатлар турындагы матбугат конференциясендә 2025 ел кандидатлары турында сөйләшмәү
-
Камал театрының яңа бинасында «Камал кичләре» узды
-
«Төзәтмәгән әйбер өстендә яңа нигез тудырып булмый». Түбән Кама театрының баш режиссёры Лилия Әхмәтова «Борһан йорты» спектаклен икенче тапкыр куя
-
Чаллы театры актрисасы Чулпан Арсланова Татарстанның атказанган артисты исеменә лаек булды!
-
«Слушай мои позывные», «Просто жить»: Ватанны саклаучылар елы һәм Бөек Җиңүнең 80 еллыгына Казан Яшь тамашачы театрында тагын нинди премьералар көтелә?
-
Сәйдәшев исемендәге концерт залында Чайковский һәм Штраус көйләре яңгырады!
-
Миләүшә Хәйруллина: «Кызыл юлдан»
-
Камал театрының Шәрык залында беренче премьера - «Мең дә бер кичә»
Комментарий юк