Логотип
Хәбәрләр

Элвин Грейның өйләнгәне хакында билгеле булды

Татар эстрадасының иң популяр буйдаклары исемлегенә керүче артист Элвин Грейның (Радик Юльякшин) «өйләнүе» хакында имеш-мимешләр йөри. Күптән түгел Уфа моделе Диана Хәкимҗанова үзенең Радик белән берг...

Татар эстрадасының иң популяр буйдаклары исемлегенә керүче артист Элвин Грейның (Радик Юльякшин) «өйләнүе» хакында имеш-мимешләр йөри. Күптән түгел Уфа моделе Диана Хәкимҗанова үзенең Радик белән бергә төшкән фотосын урнаштырды. Бу гади генә фото түгел, биредә Диана җырчының битеннән үбеп төшкән һәм «Иң шәп көн иң шәп Элвин Грей белән», – дип язып куйган.

Фото астындагы комментарийларга матур парны котлау сүзләренә күмгәннәр һәм Дианага «Сез күптән бергәме?» дигән сорау биргәннәр. Диана Радик белән инде 2 ел бергә булулары хакында язган.

Әллә меңләгән кызларның йөрәген яулаган артистның йөрәге буш түгелме? Әллә Радик бөтенләй өйләнгән!? Бу мәгълүмат әлегә сер булып кала.

Автор: А.Галимова

Фото: Инстаграм @diana_hakimyanova

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк